ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Кайберәүләр бала таба алмауларына көенә, бала сөясе, әти–әни сүзен ишетәсе килә, ә икенчеләре... булган балаларын да язмыш кочагына ташлап, әти я әнисе була торып та ятим үсәргә мәҗбүр итә. Алай гынамы, гаиләдән чыгып китеп, балага алимент түләми качып йөреп тилмертә.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов узган шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республиканың 17 районында корылык нәтиҗәсендә “Гадәттән тыш хәл” режимы кертү өчен документлар әзерләнүен хәбәр итте. Башка районнар да шуңа якын. Министр терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен азыклар балансын исәпләп чыгарырга, аларның запасын тулыландыру чаралары күрергә киңәш итте.

Басуларда эш гөрли, комбайннар тавышы еракларга тарала, машиналар тыз–быз ашлык ташый, ындыр табакларында тау булып көшелләр пәйда була. Авыл халкының эштән тын да алырга җае булмаган көннәр бу. Әмма җыр, моң өчен күп вакыт кирәкми. Ул хезмәт шавы белән бергә күңелләрдә туа, мул уңыш алу шатлыгы үзе җыр булып йөрәктән бәреп чыга.

1–5 августта Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Гадәттә ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чара делегатлары бер көннәрен безнең Арчага кайтуга багышлый. Бу юлы да шимбә көнне арчалар (җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләр) форум делегатларын каршы алды. Үзәк стадионда шимбә кичендә онытылмаслык матур чара булды.

3 августта Арча район Советының социаль һәм бюджет–финанс мәсьәләләре буенча даими  комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, 9 номерлы Яңа Кенәр авыл җирлеге депутаты Любовь Осина алып барды.

Муниципаль хезмәттәге хезмәткәргә аның хезмәт тәртибенә, шулай ук хезмәт бурычларын тиешенчә үтәүгә аерым таләпләр куела.

Кайвакытта хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә хезмәткәрдә шәхси кызыксыну уянырга һәм хезмәт бурычлары муниципаль берәмлек яки халык мәнфәгатьләрендә түгел, ә шәхси файда мәнфәгатьләрендә башкарылырга мөмкин. Менә шулай мәнфәгатьләр низагы килеп туа, әгәр аны хәл итмәсәң, хезмәткәр тарафыннан хокукка каршы гамәлләр ясалуы, бу үз чиратында җәмгыять, муниципалитет һәм гражданнар мәнфәгатьләренә зыян китерергә мөмкин.

12 августта Арча Үзәк стадионында танылган татар эстрадасы җырчылары катнашында Хәйрия фестивале була. Әлеге чара бездә икенче ел оештырыла. Узган ел ул меңнән артык кеше җыйган иде. Быел күңелләре изгелектә булган кешеләр саны тагын да күбәер, дип өметләнә оештыручылар.


3
август, 2018 ел
җомга

31 июльдә Арча районының “Игенче” ширкәте базасында  урып–җыю эшләрен, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу  мәсьәләләре  буенча зона семинар–киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы  һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, унике районның башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, авыл хуҗалыгы белән бәйле төрле оешмалар вәкилләре катнашты.

Кушлавычка ул бик кирәк иде. Тукай туган авылның бер музей белән генә түгел, башка аны танытырлык урыннар белән дә баетылуы турында сүз бара. Татарстанда егермедән артык чишмәне төзекләндергән “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе, мактанып (мактанырлыгы бар) якташыбыз дияргә дә онытмыйк, Лотфулла Шәфигуллин шуңа игътибар иткән, күрәсең. Ул тарихи “Мулла” чишмәсен төзекләндерергә алынган һәм бу эшне һәрвакыттагыча үзенә хас төгәллек, зәвык белән башкарып та чыккан. Тау кырыенда урнашкан чишмәгә бару юлындагы елгага басма да салдырган.

Көек авылында яшәүче Флера апа һәм Тәлгать абый Сафиевларның икесенә дә 80 яшь тулды.

Безгә бу күңелле хәбәрне уллары – “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев житкерде. Туган нигездә тигез гомер итүче әти-әниең булу һәм аларның ялгыз булмавы – балалар өчен зур бәхет. Альберт Сафиев бу яктан бик бәхетле. Төп йортта яшәүче энеләре Роберт Сафиевтан:

– Ничек авылда калыр- га булдыгыз, шәһәргә китмәдегез? – дип сорамыйча булдыра алмадык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International