ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Район мәгариф учреҗдениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов педагогларның, техник хезмәткәрләрнең сәламәтлеген гел кайгыртып тора. Уку елы дәверендә алар әледән–әле спорт ярышларында катнашалар. Әле кайчан гына йөзүдә сыналсалар, бу юлы 44 башлангыч профсоюз оешмасыннан 181 кеше Арча стадионында чаңгы ярышында катнашты.

Быел да зур эшләр көтә

12 мартта район Мәдәният йортында Арча шәһәрендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров катнашты.

– Мондый җыеннар һәр авыл җирлегендә узды, – диде район җитәкчесе Илшат Нуриев. – Менә сезнең белән дә узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясап, алдагы планнар турында фикерләшеп, киңәшеп алырга булдык.

Арчаның алтынчы мәктәбендә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте вәкилләре райондагы уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашты. Әлеге чараның максаты – яшьләрне социаль, икътисади проектларга тарту.


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Рәсәй халкына  2010-нчы елга кадәр 4-тән артык  телевизион тапшырулар программасын карау мөмкинлеге юк иде. Шул ук вакытта аналог телевиденисен тапшырулар программасын арттыру, үстерү дә соңгы чигенә җиткән иде.


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Сезне Халыкара хатын–кызлар көне 8 Март белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Быелгы кыш чын кыш иде. Салкыннары белән дә өшетте, күз ачкысыз бураннары белән дә истә калды. Карның күп булуын мул уңышка юрый, игенчеләр.

– Иң күп кар “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларында – 60 сантиметр, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – “Северный”, “Ватан” ширкәтләре басуларында 30 сантиметр чамасы. Бу да аз түгел.

Әхмәт Хәкимҗанов басуларда кар үлчәп йөрми, билгеле. Ул хуҗалык- лар агрономнары белән уҗымнарның “хәлен” белеп тора. Күпмедер күләмдәге уҗымнарны туфрагы белән чокып алалар да, җылы бүлмәләрдә үстереп карыйлар. Әлегә әйбәт хәлдә алар, арыш та, көзге бодай да яшәргә омтылып торалар.

Узган атнада Арча үзәк мәчетендә чираттан тыш мөхтәсибәт җыелышы булды. Ни өчен чираттан тыш? Бу сорауга җавапны район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев үзенчәлекле итеп аңлатты.

– Бүген язның беренче көне. Ә яз ул – яңарыш. Табигатьтә генә түгел, күңелләрдә дә. Имамнарга да яз ясыйсы килде, – диде ул. – Чөнки бүген имамнар бәйгесе үткәрәбез. Юк, ул гыйлемегезне белү, күтәрү яки тикшерү өчен түгел. Ел саен була торган гадәти бәйге. Максатыбыз – очрашу, аралашу, гыйлемегезне арттыру. Төп темасы да кызыклы. Исемнәр кую. Шәригатькә каршы булмаган, мәгънәле, аңлаеш- лы (кешенең шул исем белән гомер буе яшисе дә бар бит) исемнәр кую сездән тора. Сез юл күрсәтергә тиеш. Заманында Трактор, Револьвер дигән исемнәргә кадәр куйганнар. Шундый мәгънәсез исемнәр булмасын иде.

Бүген хатын–кызларыбыз үзләштермәгән һөнәр, башкармаган эш, кылмаган гамәл бар микән? Элек районда бер–ике шофер хатын–кыз булса, хәзер бишесенең берсе руль артында. Җитәкче урыннарда да кайчандыр сирәк кенә хатын–кызлар утырса, бүген әнә авыл җирлекләрен дә, мәктәпләрне дә гүзәл затларыбыз гөрләтеп алып бара. Ә инде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге турында сүз барганда, анда да 80–90нчы елларда районда погонлы хатын–кызлар саны бармак белән генә санарлык булса, хәзер дистәдән артык. Иминлегебезне саклаучылар, куркынычсызлыгыбызны тәэмин итүчеләр арасында нечкә күңелле, шул ук вакытта нык характерлы хатын–кызларыбыз булуы аеруча мактауга лаек. Бүген сүз шулар хакында барачак та.

Чөмә-Елга авылыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Әхмәдиева 60 яшьлек юбилеен үткәрде. “Хатын-кыз гадәттә яшен яшерә, аннан юбилей үткәрү бик җитди чара, ничек тәвәккәлләдең?” – дип сорыйм үзеннән. “Шәйдулла Имамович (“Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе) тәкъдим итте, – диде Халидә ханым. – Бер урында 42 ел эшләү, халыкка хезмәт итү – мактауга лаек, сезнең кебекләр күп түгел, диде”.

Кысна авылыннан Мәрзыя Заһировага 95 яшь тулды. Юбилярга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова Россия Президенты В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин котлап, бүләк бирде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International