Ватанны саклаучы көне уңаеннан “Арча” спорт комплексында күп чаралар узды. Шуларның берсе – волейбол буенча ачык район беренчелеге.
Яңа Кенәр авылында Ришат Галиуллин истәлегенә 2004–2005 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол турниры узды. Яшь спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев тәбрикләде.
Арча Укучылар сараеның “НУР” балалар телерадиостудиясе Дамир Таҗиев җитәкчелегендә Киров шәһәрендә булып кайтты. Анда алар XV Бөтенроссия кыска метражлы фильмнар фестивалендә катнаштылар.
Февраль аеның 22сеннән 25 кадәр Республикабызның Кукмара районында укучы балалар арасында унсигезенче тапкыр чаңгы туризмы буенча спартакиада булып узды.
21 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Өченче ел рәттән инде Арча районында гаилә традицияләрен саклау, өлкән буын вәкилләре хезмәтләрен яшьләргә үрнәк итеп күрсәтү, яшьләрне шулар нигезендә тәрбияләү, хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт уяту максатында берсеннән–берсе матур, мавыктыргыч бәйгеләр оештырылып килә. Быел өч ай дәвамында “Ир солтаны”н билгеләдек. Бу мавыктыргыч кына түгел, бәлки, иң авыр бәйгеләрнең берсе булгандыр. Чөнки сәхнәгә ир-егетләрне чыгару... Шуңа бу бәйгедә катнашырга җөрьәт иткән 44 ир солтанын чын герой дип атарга да була.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Арчага ралли “Дакар”да 15 тапкыр уңышка ирешкән “КамАЗ-Мастер” командасы егетләре килде. Арчаның педагогика көллияте ишегалдына узышларда катнашучы “КамАЗ” килеп керү үзе бер тантаналы төсмергә күмелде. Студентлар машинаны “Ура!” кычкырып каршы алды. Аннан китте фотога төшүләр: күмәкләшеп тә, аерым да…
Н. Некрасов “Русьта яшәргә кемгә яхшы?” поэмасында бер ананың, баласы мәрхүм булгач, табиблар ярганнан соң җан ачысы белән әйткән сүзләрен язган. “Мин баланы Аллаһы Тәгалә алуы белән килешәм... Ә ник баланың ак тәнен ярудан ни Аллаһы Тәгалә, ни патша якламый?”
Әңгәмәдәшебез – район ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Айрат Фазлыев.
25 февральдә Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре Сахар С.Б. исемендәге XIII "Йолдызлык" Төбәкара фестиваль-бәйгесе узды.