ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе чираттагы утырышы Яңа Кырлай авыл җирлегендә булды һәм анда мәгариф учреждениеләренең 2017–2018 уку елына әзерлеге нәтиҗәләре, район мәктәпләрендә туклануны оештыру, спорт учреждениеләре, төрле яшьтәге кешеләрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту буенча авыл җирлекләре эше кебек мәсьәләләр каралды.

“Ташкичү” ширкәте ясалма орлыкландыру технологы Илдар Вәлишинга 60 яшь тулды.


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

24 сентябрь көнне Арча районында Татарстан Республикасы Яшь Гражданнары Форумы узып үтте. Форум гаять җылы атмосферада узды. Ул балалар инициативасын алга этәрүгә, районнарда җәмәгать эшчәнлеген үстерүдә , районның балалар оешмаларына ярдәм күрсәтүгә, балалар һәм яшьләр проблемаларын ачыклау һәм чишүгә юнәлтелгән иде.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Районның башлангыч ветераннар советы җитәкчеләре, актив пенсионерлар Яңа Кенәргә барып, башлангыч ветераннар советының эшен өйрәнделәр, социаль объектларда булдылар, соңыннан Яңа Кенәр ветераннар советы җитәкчесе Габделбәр Сабировның чыгышын тыңладылар, уңай күренешләр, проблемалар турында сөйләштеләр һәм концерт карадылар.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 16 сентябрьдә Шушмабаш авылында яшәүче Габидә Гарифуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Районда “Пенсия грамоталылыгы буенча бердәм көн” булып узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинның 1039нчы номерлы карары нигезендә 18 сентябрьдән Арчада 2017–2018нче ягу сезоны башланган. Җылылык балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәгә, бассейнга беренчеләрдән булып җибәрелгән. Бу хакта безгә район башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хезмәтләр, энергетика һәм элемтә буенча сектор җитәкчесе Илфат Рәхимов хәбәр итте.

Соңгы вакытта гражданнарның җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә предприятиеләрендә, мәгариф учреждениеләрендә террорчылык акты булу ихтималы турында хәбәр алу очраклары бар.

Арчада ике көнлек интенсив – акыл фабрикасы – “Казан арты” төбәкара форумы булды. Анда республиканың 11 районыннан, Башкортстаннан, Казан, Киров, Ижау, Ульяновск, Самара шәһәрләреннән һәм Мари Иле республикасыннан делегатлар катнашты.

“Сентябрьдә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International