“Соры хезмәт” хакы түләү фактлары, шулай ук этил спирты, алкоголь һәм спирты булган продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законнар бозылуы турында “Халык контроле” системасына активрак мөрәҗәгать итүегез сорала. Алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законнар бозылуы турында дөрес мәгълүмат җиткерүче кешеләр матди бүләк алачак.
Дөньябызның яме, тормышыбызның тәме, күңелебез көрлеге, җаныбыз тынычлыгы сездә, кадерле өлкәннәребез. Һәрберегез олы хөрмәткә, уңай мөнәсәбәткә, әйтеп бетергесез күп рәхмәт сүзләренә лаек. Ә якынлашып килүче өлкәннәр ункөнлегендә сезгә аеруча зур ихтирам белән карыйсы килә.
6 сентябрьдә Арчага Кытай авыл хуҗалыгы университеты советы рәисе Цинь Чижен, университетның Халыкара офисы директоры урынбасары Танг Инг, декан урынбасары, профессор Ву Джин, университетның ветеринария көллияте доценты Чиджун Као килде.
2017 елның 1 октябреннән өченче буын университеты эшли башлый. Шул уңайдан без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән сөйләштек.
Үзара салым акчасына быел авыл җирлекләрендә күп эш башкарылды. Аеруча сөендергәне – авыл урамнарында юллар каралды. Кайберләре турында газетабыз битләрендә дә яктыртылды. Шунда Яңасаланың яңгырлы көннәрдә машина менә, җәяүле йөри алмаслык тавы, Каенсарның үтеп булмаслык урамы күз алдына килде. Биредә нәрсә эшләнде икән? Шул сорау белән без Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинга мөрәҗәгать иттек.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ярдәмен үзебезнекеләр генә түгел, күрше районнардан да шактый кеше, нигездә, сатып алу буенча гаделсезлекләргә юлыкканнар күрә.
1890 еллар урталарында Габдрахман Ишморатов дигән бай Казанбаш–Үрнәк якларында җирләр сатып алып шунда килеп урнаша. Тарихка кереп калырлык бу кеше бик үзенчәлекле шәхес була. Башка өлкәдәге эшләренә тукталып тормыйча, аның төп шөгыле һәм горурлыгы булган саф нәсел атлары үрчетүе хакында әйтеп узыйм әле.
Узган шимбәдә Арчада зур ярминкә гөрләде. Ул бу юлы халык соравы буенча шәһәр үзәгендә оештырылды.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов белән язучыларны каршы алырга ашыгабыз. Алма бакчасы янында иң беренче булып безнең янга якташыбыз (Субаш Аты авылыннан), журналист Риман Гыйлемханов килеп туктады. Бераздан язучылар күренде...
Мондый аркан белән тартышуны күргән юк иде әле. Ай–яй, хәтта мускуллары тартышып, егылучылар булды...