Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан үткәрелде.
15 апрельдә Казанда традицион уен коралларында уйнаучыларның Беренче Халыкара бәйге - фестивале үтте. Бәйгенең төп шарты булып төрле халыкларның традицион уен коралларында – гармунның барлык төрләре, курай, думбра, мандолина, гөслә, балалайка һәм башкаларда уйнау тора иде.
12- 19 көнне Казан шәһәренең өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә бокс буенча 1998 елгы һәм олырак ир-атлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Арча районының данын 5 боксерчы яклады (тренер - Марат Галиев) 1 урында Хусаинов Илнур (81 кг).
15 нче апрель көнне Кукмараның “Зилант” спорт мәктәбендә 2003-2004 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында Кукмара районы беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Ярышларда Кукмара районы мәктәпләре командалары, Теләче һәм Арча районының “Арча” спорт мәктәбе командалары катнашты.
15 апрельдә “Северный” ширкәте базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.
14 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара конкурслар лауреатлары И.В.Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары концерты булды.
14 апрельдә район Советының законнарны үтәү, җәмәгать тәртибен саклау буенча даими комиссиясенең утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Арча Мәдәният йортында “Җидегән чишмә” Арча халык театры Илгиз Зәйнинең “Бабайлар чуагы” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Китмә, сандугач” спектаклен (режиссерлары Рафис Сәлахетдинов һәм Харис Сафин) сәхнәгә куйды.
Арчаның 10нчы бакчасында (җитәкчесе Миләүшә Гарифуллина) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар арасында “Уен – җитди эш” дигән ярыш булды.
12 апрельдә язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм үткәрү буенча район штабының утырышы булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, “Госсорткомиссия” федераль учреждениесе филиалы җитәкчесе Виталий Новичков катнашты.