Язучы, галим Нәкый Исәнбәттән: “Татар халкы гасырлар буе милләтен ничек саклап кала алган?” – дип сорагач, ул: “Татарны ислам дине һәм мәгърифәт саклап калды”, – дигән.
12 апрельдә Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссия утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.
Шушы көннәрдә Арчада “Тормыш – бәһасез бүләк” дигән акция үткәрелде.
Питрәч районында туып–үсә Галия апа. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән кызга барысы да эләгә: урманын да кисә, симәнә ашлыгына Балык Бистәсенә кадәр барган чаклары була. Сугыштан соң ул туган авылында фермада эшли. 1953 елда Кәчегә килен булып төшә ул – фронт юлларын узган Нурислам атлы егет белән яңа тормыш башлыйлар.
Минсөгъдә Сабированы юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Любовь Осина, Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов, вакытлыча район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резидә Галиуллина белән күрештерде.
12 апрельдә Арчада яшәүче Солтания Хәмитова да 90 яшьлегенә аяк басты. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм вакытлыча район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резидә Галиуллина килде.
Арча шәһәре белән янәшә “Арчабаш” дип аталган бистә төзеләчәге турында хәбәр иткән идек инде. Бүгенге кунагыбыз – “Арчабаш” ширкәте директоры Миннекәев Алмаз Габдуллаҗан улы. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
12 апрель конне Арча Укучылар сарае узендэ яшь космос белгечлэре кабул итте. Техник модельлэштеру тугэрэге житэкчелэре Исмагилов Надир Дамирович һэм Кондратьев Марат Викторович балалар белэн космос һэм беренче космонавтлар турында әңгәмә уздырдылар, презентация белэн таныштырдылар.
9 апрельдә Казанда Татарстанның балалар музыка һәм балалар сәнгать мәктәпләре укучылары арасында музыкаль әдәбият буенча "Музыкаль Мозаика" Ачык Республика олимпиадасы булып узды.
Бүген Арча 3 нче номерлы мәктәбендә “Педагог на все времена” проекты старт алды. Иң беренчеләрдән булып ветеран укытучы, математика фәне укытучысы Закирова Сәрия Мансуровна 6 а сыйныф укучылары белән математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.