Узган атнада “Зәкәт” фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин, ярдәмчесе Илнур хәзрәт Альметов Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып китте. Аларны Арча мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев озатып йөрде.
Үткән шимбә һәм якшәмбе хоккей сөючеләргә бәйрәм булды. Боз сараенда ике көн буе зурлар арасында район башлыгы беренчелегенә хоккей ярышлары барды.
Узган шимбәдә Арча станциясендәге күп функцияле үзәкнең тамаша залы спектакль карарга килүчеләр белән шыгрым тулы иде. Бу яклар, гомумән, концерт, театр сөя, ләкин бүгенгесе аеруча кызыксындыргандыр. Чөнки, бүген биредә шушы бинада эшләүче “Сүнмәс дәрт” театр коллективы яңа спектакль куйса, пьеса авторы Гөлсинә Зәкиева булуы да карыйсын китереп тора. Гөлсинә язса, язып та карый бит ул, ди аның иҗатын белүчеләр. Әле өстәвенә афишага сюрприз була дип куйганнар. Анысы нәрсә булыр икән?
«Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесендә катнашырга чакырып калабыз
Арчаның “Гомуми үсеш бирү төрендәге 11 номерлы балалар бакчасы”нда 17 апрельдән 21 апрельгә кадәр “Экология атналыгы” игълан ителде. Атна дәвамында күп төрле тәрбияви чаралар, конкурслар планлаштырылды. Ә бүген шушы атналык кысаларында, уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән берлектә “Без табигатьне саклыйбыз!” дигән экологик чара үткәрелде.
15 апрельдә “Северный” хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
Узган шимбәдә Арча станциясендә яшәүче Миргазый Гайфуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Район Советының законнарны үтәү, җәмәгать тәртибен саклау буенча даими комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Штатлар кыскартылу сәбәпле эштән чыгарылу, эшсезлек хәзер еш очрый торган күренешләр. Ә эш югалту ул – авыр хәлдә калу дигән сүз. Бүгенге көндә безнең районда бу юнәлештә хәлләр ничек? Берничә сорау белән без мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Низамовага мөрәҗәгать иттек.
15 апрель көне иртәдән болытлы, тымызык яңгыры белән күңелләргә авыр тойгылар алып керде. Юкка түгел икән, бу көнне нәкъ 104 ел элек Габдулла Тукаебыз дөньяны мәңгелеккә калдырып киткән.