ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Яз җитүгә янгыннар ешая. Шушы уңайдан киңәшмәдә районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар билгеләнде.

Авыл җирлекләре башлыкларына урыннарда халыкка аңлату эшләре алып бару, аеруча социаль яктан имин булмаган гаиләләргә игътибарны арттыру таләбе куелды.

Арча шәһәрендәге предприятие, оешмалар үз территорияләрен тәртипкә китерде. Уку йортлары бик актив эшләде. Педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы, азык комбинаты, газ куллану хезмәте оешмасы һ. б. коллективлар тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

16 апрельдә Йошкар-Олада бию ижатының "Шома бас" I Халыкара фестиваль-конкурсы булып узды. Конкурста Саба районы, Волжск, Мари Иле Республикасы бию коллективлары көч сынашты

Без барыбыз да беләбез,  мультфильм балалар өчен үзенчәлекле күңел ачу чарасы.  Мультфильмнар   балаларда фантазияләү, уйлау, фикерләү һәм сүзлек запасын арттыра.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

18 апрельдә Ашытбаш авыл мәдәният йортында  “Дуслык дәресе” узды. Дәрес барышында дуслык турында  презентация карадылар. Изге гамәлләрне күбрәк кылу мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

18 апрельдә – Иске Кишет авыл клубында, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык күпере урнаштыру максатыннан, балалар белән "Дуслык күпере" дигән чара уздырылды.

   Билгеле булганча, Татарстанда «"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" #МэрхэмэтлеТатарстан»  атналыгы бара. Шушы атналык кысаларында 18 апрельдә Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә Шурабаш авыл мәдәният йорты һәм Шура авыл клубы белән берлектә  8-9 сыйныфлар  арасында ГТО нормалаларын тапшыру көне уздырылды. Укучылар ГТО нормаларын тапшыруны бик теләп башкардылар. Барсы да  ГТО нормативларын төгәл үтәделәр.

17 апрельдә -  "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Яңасала авыл   мәдәният йорты китапханә белән берлектә  “Без сәламәт, кушылыгыз!” – дигән чара уздырды.

Республика акциясе кысасында  «Спорт һәм Татарстан» Арчаның  “Өмет чаткысы” балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү узәгендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата –аналары, үзәктә эшләүче хезмәткәрлә катнашында саф һавада  физик күнегүләр белән гимнастика узды.  Дәртле музыка астынды гимнастик күнегүләр комплекслы башкардылар.
    Аяк кулларны хәрәкәтләндереп, дәрес сулыш алып атлап йөрү,  аяк- кул мускулларга, җилкәгә күнегүләрур, уңга-сулга бөгелүләр, урында йогерү, сикерү.
Үзәктә эшләүче белгечләр әйтүенчә мондый  физик кунегүләр ясау сәламәтлек өчен бик файдалы.  Бер төр эшчәнлекне икенче төрлегә алыштыру баш миен ял иттерә, эш сыйфатын арттыра.

16 апрель көнне Лесхоз мәктәбе базасында Арча муниципаль районы белем бирү йортлары укучылары арасында  шэхси –команда беренчелегенә ачык туризм ярышлары булып узды. Ярышта Балтач районы командасы да катнашты. Әлеге  ярышл бөек татар язучысы Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап үткәрелде. Ярышларның төп иганәчесе Арча Урман хуҗалыгы җитәкчесе Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International