Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.Гаризалар һәм документлар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан кабул ителә:
420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 бүлмә.
Документлар һәм гаризалар 2016 елның 19 апреленнән 10 маена кадәр кабул ителә.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат түбәндәге электрон адрес буенча урнаштырылды:
http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-semeynih-zhivotnovodcheskih-ferm-s.htm.
16 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә хореография сәнгате буенча “ Биегез Тукай оныклары” исемле конкурс-фестиваль узды. Конкурсның шарты булып хореография коллективларының Габдулла Тукай әсәреннән берәр күренештән хореографик өзек күрсәтү.
18 апрель көнне Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Язгы яхшылык атнасы” кысаларында “Нәрсә ул дуслык” исемле дәрес үткәрелде. Анда балалар “дуслык”, “яхшылык” төшенчәләрен ничек аңлаулары турында, “дуслык” турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
17 апрельдә - Ашытбаш авыл мәдәният йортында флешмоб – күмәк бию оештырылды. “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!” дигән исем белән егетләр арасында волейбол ярышлары булып узды.
16 апрельдә - "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Арча район Мәдәният йортында Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек” театр студиясе (спутник төркеме) яшь артистлары чыгыш ясады
Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” көне кысаларында балалар һәм ата-аналар өчен массакүләм бозда шууны оештырдылар
Һәрбер урман үз агачы, һәр тау үз кыясы, һәр болын, ялан үз чәчкәсе белән күркәм булган кебек, һәрбер милләт тә үзенең талантлы, атаклы ул – кызлары белән күркәм. Илне ил итеп, халыкны халык итеп күтәрүче дә алар.
Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы- М.Мәһдиев әнә шулай халыкның йөрәге, халыкның күзе булып яшәгән шәхесләрнең берсе иде. Халкым дип янып яшәде... Ул зур дәрәҗәләргә дә иреште, ләкин гади булып кала белде. Шул килеш безнең күңелләрдә калды.
Узган атнада “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшче һөнәрләр буенча Worldskills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты үтте.
Татарстан Республикасының халык язучысы Гариф Ахунов, Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев — гомерлек дуслар. Алар Казанбаш мәктәбендә бергә укыган, аннан соң да аралашып, хәл–әхвәлләрен белешеп яшәгәннәр.
Болытлы, еламсак көннәрдән соң ялт итеп кояш чыгуы Арчада яшәүче Мөкәррәмә Хөснетдиновага 90 яшь тулган көнгә туры килде. 40 ел бергә яшәгән кайнанасы Галимә апаның: “Сиңа Аллаһы Тәгалә кояшлы көннәр генә бирсен”, — дигән теләге һәрдаим кабул була, күрәсең. Казанбаштан Арчага күчеп килгәндә дә алар әниләрен үзләреннән калдырмыйлар.