Без җае чыккан саен зарланырга яратабыз. Ә менә балалар бакчаларында инглиз теленә өйрәтүләренә ни диярсез?!
15 апрельдә Арча шәһәрендә төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча өмә үткәрелә. Халыкны, оешма коллективларын йорт тирәләрен һәм объект территорияләрен тәртипкә китерүләрен сорыйбыз.
“Татарстан” ширкәтендә 11 апрельдә уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды. Илһам Вәлиев “Туман” агрегаты белән шактый мәйданнарга өстәмә сый бирергә өлгерде. Фәнис Зыятдинов ашламаны кран белән төяп тора.
Әлеге куркыныч чиргә каршы чаралар күрелә, билгеле. Аерым алганда, җир кибү белән төлкеләр өчен вакцина кертелгән брикетлар салыначак. Ә менә этләр һәм мәчеләр турында аларның хуҗалары кайгыртырга тиеш
12 апрельдә террорчылыкка каршы комиссия утырышында комиссия рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев арчалылар террорчы оешмаларда тормый, кайнар нокталарда да сугышларда катнашмый, дип белдерде.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 99 исемдә газета һәм 16 төрдә журнал чыгара. Шулай ук аның составында интернет чыганаклар, телерадиокомпанияләр дә бар. Ул һәр ел икешәр тапкыр үз газета–журналларына язылучылар арасында бәйге игълан итә. Бу матур традициягә әверелде дисәк тә ялгышмабыз.
17 апрель Эчке эшләр органнары һәм гаскәрләре ветераннары көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елда Россиядә эчке эшләр органнары һәм гаскәрләре ветераннарының советы барлыкка килә һәм бу көн эчке эшләр органнары ветераны көне дип игълан ителә.
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 9 апрельдә Арча шәһәрендә яшәүче Әминә Минһаҗеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мәшгульлек үзәгеннән эшсезлек буенча акча, алдан билгеләнгән пенсия, үзәк юлламасы белән укырга җибәрелү сәбәпле, стипендия бирелә торып та, яшерен рәвештә килешү белән башка урында эшләп хезмәт хакы алучылар бар. “Алар үзләренең бу гамәлләрен яшерә, ялган юл белән бездән пособие дә ала
12 апрельдә Арчада Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклау буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Матвеев аучылык хезмәткәрләре белән зона киңәшмәсе үткәрде. Анда сүз киек кошларга язгы ау тәртипләре турында барды. Идарә белгечләре Ренат Чиспияков, Виталий Дәүләтшин таләпләрне җентекләп аңлаттылар.