ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Балаларда гына түгел, олыларда да бу еш күзәтелә. Табиб Алсу Кузнецова йөткерүгә җиңел карамаска, үзлегеңнән дәваланмаска киңәш итә. Йөткерү артында хәтта үпкә ялкынсынуы күзәтелергә мөмкин. Мондый очраклар бар. Йөткерә башлауга кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Арча район суды 2015 елның 7 октябрендә Марат Кадыйровның җинаять эшен карады.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте, алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, 2016 елның беренче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” газета–журналларына язылу буенча почта бүлекчәләре, хат ташучылар арасында бәйге игълан итә

Утырышта “Хокук саклау органнары белән куркынычлар турында үзвакытында мәгълүмат алмашуны тәэмин итү, гражданнарның уяулыгын арттыру һәм гадәттән тыш хәл очрагында аларның хәрәкәтләрен аңлату буенча өстәмә чаралар кабул итү турында”гы мәсьәлә каралды.

“Казан арты” тарих-этнография музее 3 ноябрьдә 17 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр Арча районы осталарының иҗат эшләренә күргәзмә-сату оештыра. Бу кичтә районда яшәүчеләр үзләренең авторлык эшләрен күрсәтә алалар.

Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе пенсионерларга шуны хәбәр итә: Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан 4 ноябрьдә һәм 6 ноябрьдә почта эш графигын үзгәртә. Шул сәбәпле, пенсия өйләргә 3 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә китереләчәк.

29 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры “Бизнес һәм хөкүмәт: ачыктан–ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашачак.

Ни кызганыч, Мөхәммәт Мәһдиев тормыштан иртә китте. Исән булса, быел аңа 85 яшь тулган булыр иде.

“Арча” спорт комплексында, район мәгариф идарәсе белән берлектә, 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында район беренчелегенә мини футбол ярышлары булды.
Укучылар сарае спорт залында “Арча” спорт комплексы һәм район мәгариф идарәсе 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр арасында район беренчелегенә баскетбол ярышлары үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International