Сикертән мәктәбендә Мөхәммәт Мәһдиевка 85 яшь тулу уңаеннан мәктәп укучылары арасында язучының иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган районара укулар булды.
24 октябрьдә “Ладья” шахмат клубында шәхси беренчелеккә ачык шахмат ярышы үткәрелә. Башлана 10 сәгатьтә.
Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина редакциягә шундый хәбәр җиткерде: “Эшмәкәр Руслан Әһлиев күчтәнәч китергән иде. Ятимнәрне, ярдәмчесез ялгызакларны, авыр хәллеләрне яки өлкәннәрне сөендерә алсам, мин бик риза, диде. Әлбәттә, күчтәнәч бездә исәптә торучыларның барысына да җитми, әмма кайберләрен куандыра алдык”.
Җиңү паркы өлкәннәрдән бигрәк балаларның яраткан урынына әверелде. Балалар мәйданчыгы куелганнан бирле анда балаларның күңелле тавышлары тынмый. Төрле чаралар үткәрү өчен дә уңай урын булды ул.
Әни үлгән. Әни үлгән? Ничек инде үлгән? Әле кичә генә мине үз янына яткырды да битләремнән сыпырды, аркамнан сөйде, күзләремнән үпте. Ә бүген әниең үлде, диләр.
17 октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов терлекчелек тармагында 9 айлык эш йомгаклары турында сөйләде.