ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2015 ел
җомга
Укытучылар өчен кызу урак өсте – яңа уку елы башланды. Быел ул бик матур чара – сабантуй белән старт алды. 31 августта Арча стадионы район мәктәпләре укытучыларын үзенә җыйды
Кешегә шатлык өләшү һәркемнең дә кулыннан килеп бетми. Яхшылыкны, шатлыкны шәфкатьле күңел ияләре генә эшләргә сәләтле

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген табигать тә сөенә, иртәдән кояш мәрхәмәтле нурларын сибә. Урамнар буйлап чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар атлый. Бәйрәм бүген, бәйрәм! Белем көне! Районыбызның кайбер мәктәпләре өчен икеләтә бәйрәм алып килгән көн бу.
Быелгы 1 сентябрь Апаз урта мәктәбе коллективы, анда укучы балалар, аларның ата-аналары өчен икеләтә бәйрәм булды. Ныклап төзекләндерелгәннән соң күз явын алырдай өр-яңа хәлгә килгән мәктәп каршы алды аларны.
Кичә Казанбаш мәктәбе укучылары мәктәпкә аяк баскач, танымый торганнардыр, мөгаен. 1967 елда ишекләрен ачкан мәктәп быел өр–яңа сулыш кичереп, яңартылып, укучыларын кабул итте.
– Яңа Кенәр коррекцион интернат мәктәбе өр-яңадан үзгәрде. Идән, түшәм, тәрәзәләр – бар да яңа. Авыллар гына түгел, хәтта шәһәр мәктәпләре дә көнләшерлек, – диделәр 1 сентябрь көнне Белем бәйрәменә килүчеләр.
Утар Аты мәктәбе дә ныклап төзекләндергәннән соң 1 сентябрь көнне үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы линейка укучылар һәм укытучылар өчен шунысы белән дә истәлекле булды.
Тиздән Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар була. Район сайлаучылары бу турыда нәрсә уйлый.

29
август, 2015 ел
шимбә
Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлыкка билгеләнгән чаралар чикләрендә башкарылачак.

28
август, 2015 ел
җомга
Быел Арча районында дүрт яңа балалар бакчалары ачыла, алты мәктәп ныклап төзекләндерелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International