ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2015 ел
җомга
Ашытбаштан бер хатын–кыз шалтыратты, июнь аенда сөт бәясе 8 сумга кала дип сөйлиләр, сыер асрап ятудан ни мәгънә, ди.
Безнең сорауларга район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов җавап бирә.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Узган атнада Иске Масра авылында истәлекле вакыйга булды – биредә республикабызда эшләп килүче максатчан программа буенча төзелгән модульле фельдшер–акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
Эссе көннәрдә су коенып калырга тырышабыз. Күпләр Көтек буасын үз итә. Бу юлы без дә, балалар белән, 2014 елда грант откан Көтек буасындагы “Казансу” халык пляжына барырга булдык.
Арчалылар бәйрәм итә дә, үткәрә дә белә. Үзебездә генә түгел, чит төбәкләргә чыгып та. Узган атнада алар Нократ Аланына барып, Сабантуй уздыруда ярдәм күрсәтте. Бу беренче ел гына түгел, традициягә әйләнеп бара. Безнең Арча ягы үзешчәннәрен анда халык та белә, көтеп ала.
— Әлеге кагыйдәләр биеклектә эшләрне оештырганда хезмәтне саклау буенча яңа дәүләт норматив таләпләр урнаштыра һәм эш бирүче, җаваплы затлар, хезмәткәрләрнең эш тәртибен көйли
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау, эш урынында бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау максатында 2015 елның 1 августына кадәр “Хезмәтне саклау профилактикасы культурасын күтәрик” дигән девиз астында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрелә.
30 июньгә район хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә 11 центнер азык берәмлеге әзерләнде.
Бүгенге көндә иң күп азык “Игенче” ширкәтендә — 22 центнер азык берәмлеге туры килә. “Ак барс” агрокомплексы”нда — 20, “Кырлай”да 18 центнер.
Ул, шәһәрдәге хезмәт күрсәтү объектларында булганнан соң, халыкны кабул итеп, борчыган сорауларга җаваплар бирде.
29 июньдә булган көчле давыллы яңгыр районга зыян китерде. Күпербаш авылында ике йортны яшен сукты. Янгынчылар тиз арада килеп җитү сәбәпле, янгын артык җәелмәде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International