ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Сентябрьдә урып-җыю кыенлаша, көннәр кыскара, төннәр озая, яңгыр яумаса да, мул итеп чык төшә. Сабан культураларының, бигрәк тә арпаның катлы-катлы булып өлгерүе эшне тагын да катлауландырды. Җыеп аласы мәйданнар да шактый әле.

Җәй ял, хозурлык чоры булса да, һәркем өчен кышка әзерлек чоры да. Районның мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре бу эшкә иртә яздан ук тотына, дисәк тә ялгыш булмас.

Поездга бер кыз тапталып харап булган, дигән хәбәрне ишетеп тетрәнгән идек, инде менә тагын коточкыч хәбәр: поездга бер егет тапталган.  Бу турыда безгә, редакциягә, “Районның халыкны яклау идарәсе” дәүләт  учреждениесеннән дә мәгълүматлар керде.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Курса Почмак мәктәп бинасы 1990 нчы елда мәдәният йорты буларак үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. 2002 нче елда  бина, өлешчә ремонт ясалып, күп функцияле үзәк (мәктәп, китапханә, мәдәният йорты) итеп үзгәртелә. 2018 нче елда Курса Почмак авылы халкы, мәктәп укытучылар коллективы,  укучылар, әти-әниләр  өчен сөенечле вакыйга була.

Бүген, 3 сентябрь  көнне, Наласа  урта  мәктәбенең тәрбия эшләре  буенча  директор  урынбасары, тарих  укытучысы  Хәсәнова Айгөл Миннур кызы  районда  җитәкче  урыннарда  эшләүче авылдашларыбыз: "Арча  хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Насыйбуллин  Исрафил Рәхмәтулла 


31
август, 2018 ел
җомга

Мәктәпләрдә укулар башланырга санаулы көннәр калды. Район укытучыларының август киңәшмәсе 16 августта үз эшен башлап җибәргән иде инде. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, профсоюз оешмалары рәисләре, мәктәпкәчә учреждениеләр мөдирләре белән киңәшмәләр уздырылды, аерым предметлар укытучылары өчен секцияләр оештырылды, аларда район мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

26 августта кечкенә генә Казаклар авылы тарихына кереп калырлык вакыйга булды — яңа мәчет ачылды. Тантанада муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район һәм Арча шәһәренең имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев катнашты.

2016 ел йомгаклары буенча Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе Татарстанның ветеринария хезмәтләре арасында беренче урынны алды. Ветеринар хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Арчада Сабантуй үткәрелде. Анда Россия Федерациясе Ветеринария департаменты җитәкчесе Владимир Шевкопляс, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Ташкичү авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Утырышта районда балалар һәм яшүсмерләр спортының торышы һәм үсеше турындагы мәсьәлә каралды.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, районның аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Лиана Калинина, басуга барып, яхшы эшләгән яшь комбайнчыларга Диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International