ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2023 ел
шимбә

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов киләсе ярты еллыкка 10 кешегә бушлай район газетасына яздырды.

“Абилимпикс” инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның финалына Татарстан Республикасы командасын әзерләүгә керткән өлешләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте коллективы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2023” һөнәри осталык республика бәйгесе үтте

Арча поликлиникасында тамак, борын, колак авыруларын дәвалаучы табиб-оториноларинголог Назилә янына алдан хәбәр итмичә генә килдек

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында спорт елына нәтиҗәләр ясалды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә 4нче йомгаклау этабы – район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде.

Янгын чыгып, йорт, бөтен каралты-кура, мунча, терлекләр, кош-кортлар янып беткән. Бернәрсәне дә алып чыгарга өлгермәгәннәр.

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Рафис Сәлахетдиновлар хуҗалыгында шушы көннәрдә генә булды бу хәл. Янгынны сүндерәм дип хуҗа үзе дә зыян күргән.

Әңгәмәдәш – “Сабагаз” идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров.

– Илшат Әнәсович, хәзер йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңадан төзергә кирәк. Бу турыда төрле сүзләр йөри. Янәсе быел килешү төземәсәң, киләсе елдан штрафлар китә икән...


29
декабрь, 2023 ел
җомга

30 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда түбәндәгеләр көтелә:

- төнлә һәм көндез томан (төнлә һәм иртә белән Казанда);

- Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында көндез көчле кар, карлы, карлы бураннар бар.


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Аналитик һәм фаразланган мәгълүмат «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Челтәр компаниясе»АҖ.

 

1.Метеорологик фараз һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) барлыкка килү куркынычлары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International