ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2015 ел
җомга
— Армиядә солдат хезмәте үткән Хәмзә Фазылов турында язсагыз әйбәт булыр иде, — дип киңәш итте. — Мондый тырыш, намуслы егетне тәрбияләп үстергән әти–әнисе Лилия белән Ринат Фазыловларга бик зур рәхмәт. Мәктәпнең, районның да өлеше бар монда.
Илүзә Зарипова белән без район күләмендә узган “Аҗаган” уеннары вакытында аралаштык. Сеҗе мәктәбенең 7 сыйныфында укучы кызның егетләр өчен мөһим булган уеннарда катнашуы берникадәр гаҗәпләндерү дә тудырды. Илүзә генә түгел, бөтен команда составында кызлар бар, хәтта капитаннары кызлар булганнары да.
Шушмабашның Антонина, ә татарча Тәскирә. Кызлары шаяртып шулай дип әйтергә ярата Тәскирә апаны. Шушы сүзләр артына туган җире Мәскәү, яшәгәне Шушмабаш, дип тә өстисе килә. Быел май аенда кызы Рәзилә Тәскирә апаны туган җирен күрсәтергә Мәскәүгә алып барырга хыяллана.
Кышкарда яшәүче ветеран Габделбәр Хәбибуллин сугыш еллары турында тыныч кына сөйли алмый. Күпме авырлыклар һәм...бер кеше башына. Түзә дә инде кеше дигәнең. Хәер, яшисең килсә, кая барасың. Совет халкына гына хас булган сабырлык, үҗәтлек, яшәү дәрте, туган илгә мәхәббәт аларга көч, куәт өсти.
Күптән түгел булган китап тәкъдир итү кичәсендә ишетеп кайттым мин Орнашбаш авылы яшьләре турында
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2014 елда социаль–икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында” чыгыш ясады
4 мартта 8.30 сәгатьтән монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе район башкарма комитеты бинасының 2 катында район халкы белән очрашу уздыра.
Хөкүмәт пенсионерга пенсия түләү ягында түгел. 2010 елдан бирле арттырмый. Бер төрле әйтә, икенче төрле эш итә. Белергә иде, кем күпме пенсия алганын?
21 февральдә Лаешта “Ел хатын–кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз фикере” дигән республика бәйгесенең зона ярышы булды.
4 мартта сәгать 10да “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Арча, Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге бинасы, 11 бүлмә) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08, 3–28–80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International