26 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Арча районында булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Мөнир Шиһабеддинов Мәскәүдә фермерлар форумында булып кайткан. Узган елдагысына да барган. Ниндидер зур уңышлар яулаган өчен күрсәтелгән хөрмәт түгел бу — үз исәбенә барырга теләүче башка кеше табылмаган. Мөнир Зиннур улы да алай мәшәкатьләнеп йөрмәс иде — Мәскәү ягыннан җылы җилләр исмәсме дип өметләнә ул.