Арча районы җәмәгать суды Киров өлкәсендә туган, хәзер Яңа Чүриле авылында яшәүче 28 яшьлек Сергей Ефремовка карата РФ Җинаять кодексының 116нчы маддәсе 1нче бүлегендә каралган җинаять ясауда (кыйнау һәм башка көч кулланып ясалган гамәл) эш карады.
КПРФның Татарстан региональ бүлеге Арча бүлекчәсендә коммунистларның гомуми җыелышы булды. Анда оештыру мәсьәләсе каралды. КПРФның Арча райкомы беренче секретаре итеп Хәкимова Нурия Хафиз кызы сайланды.
Казанда “Ничек матур бу дөнья!” дигән яшь рәссамнар һәм декоратив-кулланма сәнгать осталары республика бәйгесе булды. Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты