ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Арчаның балалар сәнгать мәктәбе бинасында “Ел укытучысы — 2015” бәйгесенең район күләмендә йомгаклау этабы узды.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Үзешчән драма коллективларының "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән район театр фестивале үзенең эшен уңышлы гына дәвам итә. 19 февральдә Кәче мәдәният йортында Кәче авыл җирлегенә кергән мәдәният учреждениеләре тарафыннан Ркаил Зәйдулланың "Кырый йортта" 2 пәрдәле моңсу драмасы куелды. Сугыш тематикасына багышланган спектакль Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек буларак тәкъдим ителде.
Бөек Ватан сугышында Арча районыннан дүрт кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Әлеге исемгә тәкъдим ителеп тә, ни сәбәпледер бирелми калган берничә якташыбыз бар.
2014 ел Мәдәният елы буларак игълан ителгән иде. Бу чорда районда мәдәният өлкәсендә нәрсәләр эшләнде? 4 февральдә үткән хисап җыелышында сүз шул хакта барды.
Гомернең бар язы, көзе, җәе, дибез. Бәлкем, шулайдыр да. Язы яшьлек белән тәңгәл килсә, көзе... Юк, картлык турында әйтергә, ничектер, тел әйләнми. Чөнки һәр чор үзең өчен ямьле язга, чәчәкле җәйгә тиң.
Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) чаңгы ярышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев үзе дә катнашты. 40 яшьтән узган ир–атлар арасында ул финишка беренчеләрдән булып килде.
Моннан 15 еллар тирәсе элек бер җыр популярлашып китте:
Ниләр булды сиңа гөлем,
Нигә дип саргаясың.
Сулар сибәргә әнкәм юк,
Әллә аны юксынасың.
Курса–Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов кебек 50 яшьлек юбилеен үткәргән кеше юктыр, мөгаен.
Арча педагогика көллиятенең 3 курс студенты Рифат Гайнетдинов 2013–2014 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Карары белән махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.
Эшмәкәрләрнең семинар–киңәшмәсен “Алгарыш” эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Назыйм Сибагатов алып барды. Казаннан республиканың районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин, Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова кайтты. Анда район икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International