ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Арча Мәдәният йортының Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригадасы Ашытбаш мәдәният йортында хәйрия концерты оештырды.
Әңгәмәдәшебез — Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр җыены алдыннан күңелле вакыйга булып алды — “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов Фәрит Гайнетдиновка “МТЗ–80” тракторын бүләк итте.
Үткән шимбәдә район сәнгать мәктәбенә Әфганстанда хәрби хезмәт үткән ир–егетләр җыелды. Алар күкрәгендә тагын бер юбилей медале өстәлде.
15 февральдә Шушмабаш мәдәният йортында “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин призына 1999–2000 елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.
“Укытучының дәрәҗәсе ил алдында ел саен үсә бара. Бүген бирегә чыгыш ясарга районның иң яхшы белем бирүчеләре җыелды”. Бу сүзләр “Ел укытучысы — 2015” бәйгесенең “Елның сыйныф җитәкчесе” һәм “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” номинацияләре буенча район этабы бәйгесен ачып җибәргән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина чыгышыннан.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге 22 февральдә Арча шәһәре стадионында ир–егетләр арасында шахмат ярышы үткәрә.
9 сәгатьтә башлана.
21 февральдә Арча шәһәре, Галактионов урамында (“Эссен” кибете янында) Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе була
“Казан арты” тарих-этнография музеенда җәмәгатьчелек тәрбиячеләренең чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитетының балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова алып барды.
Илдәге катлаулы икътисади хәл прокуратураны шушы өлкәдәге законнар үтәлешен аеруча игътибар үзәгенә алырга этәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International