ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүгенге яшьләр авылда калырга ашкынып тормый. Дөрес, кендекләре авылга береккән, хезмәте җиңел булмаса да авыл тормышын сайлаучылар бар. Бүген сүзем әнә шундыйларның берсе — авыр хезмәтен яратып, җиңел итеп башкара белүче “Ватан” агрофирмасы механизаторы Марат Сафин турында.
Белоруссиянең Могилев шәһәрендә булып узган спартакиада ярышында стритбол буенча 3нче урынны алган баскетболчы кызлар тренерлары Жәүдәт Хәсәнов белән редакциядә кунакта булды.
Кыз сорау, никах, язылышу, туй һәркемнең башыннан үткән һәм үтәчәк күңелле мәшәкатьләр. Элек-электән аларның үзенә күрә кызыклы йолалары да булган.
Районда 3 балигъ булмаган яшьтәге наркоман исәпкә алынган. Шуларның икесе Арчаның үзеннән, берсе авылдан. Өчесе дә безнең якларга читтән күчеп килгән. Сүз башка нәрсә турында барса, җирле халыктан түгел икән, дип тынычланырга да булыр иде. Тик бу очракта сүз яшьләр һәм наркотиклар турында бара. Ә бу тормыш һәм үлем, дигәнгә тиң. Димәк, борчылыр урын бар.
15 октябрьдә Арча шәһәре стадионында ГТО Бөтенроссия физкультура–спорт комплексын тапшыру үткәрелә
Шәһәр территориясен, юл кырыйларын, паркларны, оешма, предприятиеләр җирләрен чистарту максатында 18 октябрьдә шимбә өмәсе оештырыла
Дөньяда һәр елны юл–транспорт һәлакәтләрендә бер миллионнан артык кешенең гомере өзелә.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
Әңгәмәдәшебез — район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе А.М.Габбасов
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан күп урында аларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы традиция буенча быел да барлык ветераннарны чакырып, чәй өстәле артында очрашу оештырды.
Арчаның “Казан арты” тарих–этнография музеенда якташыбыз Зиннур Тимергалиевның иҗат кичәсе булды. Анда “Каурый каләм” әгъзалары, шигырь сөючеләр, гаиләсе катнашты. Яшьләр дә күп килгән иде. Очрашуны музей директоры Ришат Камалов ачып җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International