ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
8 сентябрьдә район хакимиятендә үткән иртәнге киңәшмәдә урып-җыю, көзге чәчү, җир эшкәртү эшләренең барышы, бәрәңге уңышын җыйнап алу турында сөйләшенде
13 сентябрьдә Арча шәһәрендә “Эссен” кибете янында ярминкә үткәрелә
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Арча районара бүлеге мәгълүматларына караганда, 2013 елда Арча районында 31 кеше үз-үзенә кул салырга омтылды, шуның 14 очрагы үлем белән тәмамланды
Иң яхшы участок уполномоченныен Интернетта тавыш бирү юлы белән сайларга була. Бу хезмәткәрләр эшенә бәя биргәндә эчке эшләр органнары һәм җәмәгатьчелекнең үзара ярдәмләшеп хезмәт итүенең мисалы

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
4 сентябрьдә районда игътибарга лаеклы өч вакыйга булды. Алар барысы да республикада гамәлдә булган программаларга бәйле.
Арча шәһәрендә территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре (ТҖҮ) төзелү турында хәбәр иткән идек инде. Шәһәр шәрык, көнбатыш, үзәк, көньяк һәм питомник өлешләренә бүленеп, башта аларда гражданнар җыелышлары үткәрелде, һәрберсендә инициатив төркемнәр төзелде һәм конференциягә делегатлар сайланды.
Безнең районда ташламалардан файдаланучы 8686 инвалид бар, шуларның 3 меңгә якыны бушлай дару ала, калганнар социаль пакеттан, төгәлрәге бушлай дару алудан баш тартып акчалата алуны кулай күрә. Ләкин авыруың көчәеп китеп кыйммәтле дару таләп ителсә, 671 сум акча нәрсәгә генә җитә соң?
Һәр ата-ана үз баласы белән горурлана. Шушмабаштан Флера белән Тәлгать Низамовлар да уллары Булатның уңышларына сөенеп бетә алмый. Без дә Булатның жиңүләре турында ишетеп торабыз. Менә бит, нинди яшьләребез бар, дип үзара сөйләшеп алабыз. Булатның үзен күреп сөйләшү теләге күптән туса да, эш көннәрендә студентның Казаннан Арчага кайтырга җае чыкмады. Ниһаять, Булат әтисе Тәлгать Низамов белән редакциядә кунакта.
Үткән җомгада редакциягә “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе” һәм “SAMINA TOUR” туристлык агентлыгы белән берлектә үткәрелгән “Безнең газета белән сәяхәт ит!” бәйгесенең беренче этабында җиңүчеләр чакырылган иде.
Күптән түгел файдалануга тапшырылган Кызыл Бистә урамындагы йорттан Яңа Иябашта яшәүче Минзиннар гаиләсе яңа фатирлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International