Калган эшкә кар ява, ди халык мәкале. Кар төшәргә ераграк булса да, яңгырлар шактый яуды инде. Калган эшләр дә җитәрлек, августның матур көннәрендә урып–җыюны тиешенчә оештыра алмаганнарга бүген күккә карап аяз һава көтәргә туры килә.
9 августтан 30ына кадәр Татарстаннан 200гә якын бала Кырымда “Атлантус” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итеп кайтты. Алар арасында безнең районнан да 11 бала бар иде. Юл һәм юллама бәясе — 37 мең сум тирәсе — федераль бюджеттан бүленеп бирелде.