ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Атлар ярышы сәгать 2дә башланып китте. 1 сәгать алдан килсәм дә, ат яратучылар инде ипподром янында иде. Тәмләп сөйләшә-сөйләшә атларны күзәтәләр.
Сабантуй җыр–биюләре, уеннары белән күңелле. Кайсы почмакка барма, гармун тавышы яңгырый, дәртле моң ишетелә. Татар бар җирдә моң да, гармун чыңы да юкка чыкмаячак. Сәхнәне әнә шул моң ияләре камап алган. Кайберләре үзләренең осталыкларын күрсәтә, икенчеләре матур көйләр тыңлый.
Сабантуй ул гаилә бәйрәме дә. Күбрәк балалар өчен дисәң дә була. Аларның күңелен күрү, бәйрәмнәрен истә калырлык матур итеп оештыру өчен нинди генә чаралар оештырмаганнар да, нинди генә уеннар әзерләмәгәннәр. Махсус мәйданчыкка кадәр бар.
9 июньдә иртәнге киңәшмәдә узган Сабантуй бәйрәменә нәтиҗәләр ясалды
9 июньнән 30 июньгә кадәр “Трактор–прицеп” операциясе уза
10 июньнән 20 июньгә кадәр республикада “Мотоцикл” дип аталган ункөнлек игълан ителде
Түземсезлек белән көтеп алган район Сабантуе матур гына үтеп китте. Мондый зур бәйрәмне уздыру ансат эш түгел, ул, әлбәттә, оештыру мәшәкатьләре белән бергә, зур чыгымнар да таләп итә.
Узган атнада Сабантуйлар авылларны гөрләтте, кешеләрне җырлатты, очраштырды, күрештерде, күңел түрләренә яңа хатирәләр сырлатты.
Әңгәмәдәшебез — район психолог–медик–педагогик комиссия җитәкчесе, район мәгариф идарәсе методисты Рауза Яхина.

6
июнь, 2014 ел
җомга
3 июньдә хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, инженерлар, авыл җирлекләре башлыклары муниципаль район башлыгы Алмас Назиров җитәкчелегендә чәчүлекләрне кабул итү, терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар–киңәшмәдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International