Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән “Озын толымлы татар кызы” бәйгесе үткәрелде. Анда Арча, Әтнә, Кукмара, Яр Чаллы уку йортларында белем алучы татар кызлары катнашты. Жюри составында Бөтендөнья татар хатын–кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Арча район хатын–кызлар советы җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да бар иде.
Республиканың Министрлар Кабинетында Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов һәм РФнең Татарстан буенча Наркотикларга контроль федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе, полициянең генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев рәислегендә видеоконференция булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.