ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Казанда мәктәп укучыларының экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше булды.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2014 елның 9 апреленнән гаилә фермаларын үстерү өчен грант бирүгә конкурс игълан итте.
Район суды Арчада яшәүче 40 яшьлек Ленар Гыйләҗиевка карата җинаять эшен карады.
Әңгәмәдәшебез — Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.
19 апрельдә республикада кайбер төр киек кошларга язгы ау ачыла һәм ул ун көн дәвам итеп, 28 апрельдә тәмамлана.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәге «Өмет чаткысы» социаль проектлар конкурсында «Монтессори—терапия хезмәте» проекты белән җиңде. Шул уңайдан без үзәкнең җитәкчесе Наилә Сәмиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 15 апрельдә “Курса МТСы”, “Ак барс агрокомплексы” хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында булды, язгы кыр эшләренә әзерлек, шул җирлекләр-дәге социаль объектларның эшчәнлеге белән кызыксынды.
Ул Сеҗе авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Алар авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү, клубларны төзек-ләндерү, балалар бакчаларының эш сәгатьләрен ата–аналарга уңайлы итеп көйләү мәсьәләләрен күтәрделәр.

11
апрель, 2014 ел
җомга
Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен урак өсте —Бердәм дәүләт имтиханнары якынлаша.
Укучылар һәм аларның әти-әниләре түземсезлек белән билгеләнгән көннәрне көтә. Балалары белемнәрен күрсәтә алырмы, чит мәктәп диварларында, югалып калмасмы һәм чыгарылыш имтиханнары белән бәйле башка сораулар бүген әти-әниләрне һәм укытучыларны иң борчыганнары.
Вакытлы матбугатка икенче яртыеллыкка язылу башланды, газета–журналларга бәяләр артты, Интернет көннән–көн үз упкынына тарта... Мондый басым астында кайсы якка атларга, кайсын сайларга да белмәссең. Юк, алай дию дә бик үк дөрес булмас. Чөнки газета, журналлар алдырган кеше аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый һәм аны бернинди каршылыклар да куркытмый.
Өч Пошалым мәктәпләре укучылары Урта Пошалым мәдәният йортында Татарстан Язучылар Берлеге рәисе, Шәйхи Маннур исемендәге бүләк иясе, язучы, драматург Рафис Корбан белән очрашты. Аның белән әңгәмә корды, табышмакларына җаваплар тапты, кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм каләм иясе кулыннан балалар өчен язылган китаплар, журналлар алу бәхетенә ирешеп, шагыйрьнең яңа шигырьләрен ишеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International