10 МАРТТА Арча район башлыгы А.Ә.Назиров алып барган иртәнге киңәшмәдә авыл хуҗалыгында сөрү җирләрен рәсмиләштереп бетерү, ашламалар ташу, ягулык-майлау материаллары туплау бурыч итеп куелды. Терлекчелектә югары сыйфатлы продукция алу, аны отышлы сату мөһим.