Айдан артык көттек без бу яңгырларны. Озакка сузылган эсселәрдән соң болытларның хәвеф белән килә торган гадәте бар. 17 июльдәгесе алай булмады, тыныч кына килеп хәйран гына явып китте.
Сәйдәшев урамында ул көнне чын бәйрәм булды. Урам бәйрәме. Билгеле бер датаны үз эченә алып, хөкүмәт тарафыннан расланмаса да, татар халкының тарихи мирасын, матур гореф–гадәтләрен дәвам итүче һәм халык ярата торган күңелле чара ул.