ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 9 - 19 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Дәресләрне үткәрүдә институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Россельхознадзорның Республикасы буенча Идарәсе хезмәткәрләре катнаша.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Ширкәт белән фермер арасындагы бәхәстә ноктаны суд куячак

25 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров киңәйтелгән агрономик киңәшмә үткәрде. Ул үзенең чыгышында 2020 елның республика авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. “Бу безнең гомуми эшебез нәтиҗәсе, мин бергәләп эшләвебез өчен барыгызга да рәхмәт әйтергә телим. Әмма безнең файдаланылмаган мөмкинлекләребез бик күп әле”, – диде ул.

Районда “2021 ел – Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы”н Мәдәният йортында “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дигән бәйрәм белән башлап җибәрделәр

Күңелләрне кузгатты ул, кем белән сөйләшсәм дә: “Искиткеч, хәтта күзләргә яшьләр килде, тальян моңы астында ана телемне биргән әти-әниемне, туган нигеземне искә төшереп утырдым...” – дигән сүзләрне ишеттем.

Шәһәрдә түбәләрне кардан һәм боздан чистарту ничек оештырылган? “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев белән элемтәгә кердек. “Кар күп яву сәбәпле, узган атна башыннан түбәләрне кардан чистартырга ике автовышка чыкты. Иртә белән яктыруга чыгып китәләр, кич караңгы төшкәнче эшлиләр. Әле алай да өлгереп бетеп булмый”, – дип җавап бирде Илдус Котдус улы. 

Кайларда эшләгәннәрен сорашканнан соң, эшнең ничек алып барылуын күрер өчен, әйтелгән адрес буенча юл тоттык. Чынлап та, Комсомол урамында урнашкан күпкатлы бер йорт түбәсендә башларына кас-ка кигән егетләр эшли иде. Ике машина тора, машина янында берәр кеше йорт тирәсенә килүчеләрне кисәтеп торалар.

Коронавирус бөтен өлкәләрдә дә эзен калдырды, эш режимына үзгәрешләр кертте. Социаль хезмәткәрләр аеруча зур хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр

Авыру башланган  көннән алып бүгенгәчә алар икеләтә көч кулланып эшли. Социаль хезмәткәрләр көн дә авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга комплекслы ярдәм күрсәтәләр, аларга социаль, көнкүреш, медицинага кагылышлы һәм башка проблемаларын чишүдә ярдәм итәләр. 2020 елда социаль хезмәткәрләр әйтеп бетергесез зур хезмәт башкардылар. Тулырак мәгълүмат алу өчен без халыкны соиаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Илсур кызы Ситдыйковага мөрәҗәгать иттек.

Иске Чүриле мәктәбеннән Гәүһәр Сәйфуллинадан: “Ничә яшьтән шахмат уйныйсыз?” – дип сорадым. “6 яшьтән, – дип җавап бирде ул. – Әни өйрәтте”. Ә әнисе каян өйрәнгән?

Бу турыда Гәүһәр ханым болай дип сөйләде: “Әнинең әти-әнисен балалар белән кулак гаиләсе дип Донбасска сөрәләр. Бабайның астындагы киезенә кадәр тартып алалар. Шуннан озак тормый бабай үлә. Менә шул Донбасста әнинең әти-әнисе эшкә киткәндә балаларны комендантка калдыра торган булалар. Комендант әнине шахмат уйнарга өйрәтә. Шахмат уйнарга бик яратам. Минем өчен ул тормыш. Баланы шахмат уйнарга кызыксындыра белергә генә кирәк. Бөтен бала утыра. Ә шахмат уйный белгән бала тормышта да алдан уйлап эш итүчән була. Ул инде шикле төркемнәргә кушылмый, кемнәргәдер ияреп эчүчелеккә дә бирелми, тәмәке дә тартмый. Аның үз фикере, тормыш итү тәртибе була. Баланы кечкенәдән шахмат уйнарга өйрәтергә кирәк”. Гәүһәр Сәйфуллина Иске Чүриле мәктәбендә балаларны шахмат уйнарга өйрәтә. Ә бу юлы алар үзләре ярышты.

Район мәгариф профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) башлангыч профсоюз оешмалары әгъзалары арасында шахмат, шашка ярышлары оештырды. Башта уеннар зона ярышларында үтте. Гыйнварда иң осталар Ашытбаш мәктәбенә җыелды. “2021 елны Бөтенроссия профсоюз оешмасы “Спорт. Сәламәтлек. Озын гомер” елы дип игълан итте, – диде  Вакыйф Харисов. – Без бу юнәлештә актив эшлибез. Бүген үзегез күрәсез, шахматны һәм шашканы оста уйнаучылар финалда уйный. Әмма  ярышларда катнашмаучы берничә коллектив та бар. Югыйсә, бу ярышлар Спартакиада кысаларында  район мәгариф идарәсе җитәкчесе боерыгы нигезендә үтә”.


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 2 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Яратам мин ап-ак төсне. Бөтен дөнья ап-ак төсле... (Р.Миңнуллин).

Вакцина ясату белән бәйле сорауларыбызга белгеч җавап бирде

Узган ел бик күп кешенең гомерен алып киткән заман чире коронавирус белән үзәкләрне өзеп күңелгә кереп калса, быел аңа каршы вакцина кадату “проблема”сы килеп туды. Нигә проблема, яхшы бит инде, диярсез. Анысы шулай, шик юк. Тик социаль челтәрләрдә Арчадан бер укытучыны коронавируска каршы прививка ясатканнан соң үлгән, дигән сүзләр таралды һәм бу хәбәр кешеләрне борчуга салды.

Редакциягә Яңа Кенәрдән Илфат Салихҗанов шалтыратты. “Рәхмәт, юлны чистартып торалар. Тик менә кар өелә-өелә безнең койма тагын кәкрәеп килде...”, – диде ул


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International