Арчадан ике пар – Любовь һәм Валерий Мурысиннар, Рузия һәм Илсур Гариповлар алтын туйларын билгеләп үтте.
Бүгенге Мөрәле төз, матур авыл. Асфальт юл килә, урамнарына вак таш түшәлгән, мәчете, кибете, мәктәбе, клубы бар
Урта Аты авылыннан Фаил Ахунов кул белән кирпечтән бизәкләр ясап, сәнгать әсәренә тиң мич комплекслары эшли
17 гыйнварда Боз сараенда Арча мөхтәсибәте призына “Тукай якташлары” хоккей турниры узды
Арча районында яшәүче 31 яшьлек Разил Миңһаҗев автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
“Агач эше бүген тамакны туйдырмый, ул кешегә күңел өчен кирәк. Өйрәнгәннәрен тормышта кулланалар икән, ул да бик яхшы”.
Газета ул яңалыкларны, үз фикереңне башкаларга да әйтү, җиткерү өчен менә дигән трибуна. Ә бу трибунадан үткән елда районыбыз хәбәрчеләре еш чыгыш ясады. Кемнәр алар?
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 473-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Узган шимбәдә хуҗалыклар җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә терлекчелек тармагында 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов алга куелган бурычларның күп өлеше үтәлүен билгеләп үтте. Сөт җитештерү буенча – 8, ит җитештерү буенча 7 процентка якын үсешкә ирешелде. Бер сыердан сөт саву, уртача тәүлеклек артым күрсәткечләре дә начар түгел. Әмма мөмкинлекләр тулысынча файдаланылды, дип әйтеп булмый әле. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелды.
Яңа ел алдыннан газетабыз сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә 2 бәйге игълан иткән идек
Сайтта барган тавыш бирүдә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тәкъдим иткән иң яхшы спортчылар һәм спорт командалары катнашты. Тавыш бирү юлы белән башкарылган бәйге ике атна дәвамында барды. Һәр кеше үзе лаеклы дип тапкан спортчыны һәм команданы сайлады.
Шулай итеп, узган елның иң яхшы спортчысы дип тхэквондо буенча күп җиңүләргә лаек, Россиянең спорт остасы исемен алучы Алмаз Закиров, ә иң яхшы спорт командасы дип “Пантерочки” баскетбол кызлар командасы танылды.