Бер үк көнне Арчада 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче ике юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде. Ул юбилярларга РФ Президентының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Арчада яшәүче Асия апа Мөхәммәдиевага 90 яшь тулды. Юбилее уңаеннан аңа Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Арчада танылган баянчы, композитор һәм җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйге бездә җиденче тапкыр үткәрелә.
Татар халкының яраткан бәйрәме – Сабантуй якынлаша.
Әлеге сабан һәм хезмәт бәйрәмендә халкыбызның матур йолалары, җыр, биюләр, гореф-гадәтләре бергә кушыла.
Районның экология һәм чисталык комиссиясе белән Арча урамнарын карап йөрдек. Комиссиядә районның административ комиссиясенең җаваплы секретаре Айнур Таһиров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Баһаветдинов һәм эколог Фәнил Закиров эшләде.
2019 елның 13-14 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталык буенча «Йөрәгемне балаларга бирәм " республика конкурсының финалы узды.
2019 елның 10-13 май көннәрендә Зеленодольск муниципаль районының «Маяк «спорт комплексы» территориясендә Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл мәгариф хезмәткәрләренең «ТатЧуМара-2019» XLVIII республика туристик слеты узды. Анда Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы һәм Киров өлкәсеннән 11 команда катнашты.
Сугыш алдыннан соңгы кышны районыбыз халкы киеренке хезмәт белән яши. 1941 ел башына күмәкләшү эшләре тәмамлана, Арча һәм Казанбаш МТСлары әйбәт кенә эшли, авылларда язгы кыр эшләренә әзерләнәләр.
Рәтләр елдан-ел арта бара. Әтисе, бабасы, абыйсы, туганының фотосын тотып чыгучыларның кайсы белән сөйләшсәң дә, мәйданнан үткәндә бик нык дулкынландыра, күзләргә яшьләр килә, диләр. Алар парад башланганчы иртәдән килә башладылар.
Быел Җиңү бәйрәме, кайсы яктан алма, искиткеч югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Әзерлек тә көчле барды. Арча үзәге алдан ук матур итеп бизәлеп, бәйрәм төсе алды. Нәкъ уртасына зур сәхнә урнаштырылды. Бу әле безнең шәһәр өчен яңалык.