ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә актуаль булган экология темасына  "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы"нда бик күп чаралар уза. Шуларның иң күләмле һәм истә кала торганы – Театр фестивале. Бу чараны уздыру инде үзенә күрә бер традициягә әйләнеп бара бу уку йортында. Быел театр фестивале Экология темасы белән беррәттән Тукайның 133 еллыгы уңаеннан да оештырылды. Фестивальнең исеме дә “Шүрәле урманында” дип аталды.

Катнашучыларны иң беренче Су анасы белән Шүрәле сәламләде. Һәрбер класска алар да үз бәяләрен биреп, җан атып карап утырдылар. Шүрәле урманда тәртипсез малайны да очратты, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңа бик яхшылап аңлатты. Иң беренче ярдәмгә балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме килде. Аннары Шүрәле (Абдрахманова Р.Р.) белән Су анасы (Гильфанова Л.К)  телевизор каналларын борып, экологик әкият-тапшыруларын карап үттеләр. 1”А” классының яшь актерлары (кл.җит. Плотникова В.И.) суның әһәмияте һәм файдасы турында сөйләделәр. 1”Б” классы (кл.җит. Зайнуллина А.И.)  уйнаган спектакльдә  төп герой әкият илендәге экологик проблемаларны хәл итергә булышты. 1”В” классы (кл.җит. Галявутдинова Г.И.) спектаклендәге Лешийның осталыгы нәтиҗәсендә, янәдән экологик проблемалар хәл ителә. 2”А” классы (кл.җит. Ахмадеева Л.Р.) “Теремок” әкиятенең экологик вариантын тәкъдим иттеләр. 2”Б” классы (кл.җит. Зарипова Л.Р) спектакльнең куелышы, актерларының оста уйнавы белән таң калдырды. 3 “А” белән 3 “Б” класслары (кл.җит. Хасанова З.Д., Чугунова А.Х.)  музыкаль бизәлеш, хореографик постановкалары белән нык аерылып тордылар.  3 “В” классы (кл.җит. Хакимова Ю.И.) куйган спектальдә янәдән әкият иленә кереп китеп, экологик проблемалар хәл ителде. 4 “А” һәм 4 “Б” класслары чыгышы (кл.җит. Гиниятова Г.Т. , Зайнуллина Р.Ф.) табигатьнең пычрануы һәм урмандагы янгыннар темасын яктыртты.

Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары Камалиева Ф. А., Йосыпова Р. К. Һәм Шиһабиева Л. Р. “Кайсы һөнәр яхшырак?” исеме астында класстан тыш чара үткәрделәр. Бу чара 2019 нчы елның 22-27 августында Казанда үткәреләчәк WorldSkills бөтендөнья чемпионатына багышланды. Әлеге чарага Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, хайваннар үрчетү буенча үз эшен башлап җибәргән Сәгъдиев Илнар Фәргать улы да чакырылган иде.  Укучыларга WorldSkills хәрәкәте, аның нинди максат белән үткәрелүе турында мәгълүмат бирелде.  Чара барышында Илнар Фәргать улы балаларга үзенең эшен кайчан һәм ничек башлап җибәрүе, хайван үрчетү белән шөгыльләнүнең  уңай һәм авыр яклары турында сөйләде. Очрашу ахырында  нинди генә һөнәр иясе булсаң да, эшчән, тырыш, кыю булырга һәм үз хезмәтеңне яратып, җаныңны биреп башкарырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды. Юкка гына “Яратып эшләгән эш куаныч китерә”, дип әйтмәгән бит безнең бабаларабыз.

Кыр эшләре дип терлекчелеккә игътибарны киметмәскә! Район башлыгы Илшат Нуриев 12 апрельдә “Ашыт” хуҗалыгында хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар белән уздырылган семинар-киңәшмәдә шундый таләп куйды.

Узган атнада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Арча районында булды. Ул “Яңарыш”, “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән танышты, соңыннан хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Космос, Юрий Гагарин, җиһангирлар... Бу сүзләр бездә “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе, үзенең җиһангирлар турындагы китабында космосның асылын ачып биргән тынгы белмәс җан Хәлил Гайнетдинов тырышлыгы нәтиҗәсендә төрле гамәлләр белән даими ишетелеп тора. Космонавтика көне уңаеннан да районыбызның һәр мәктәбендә “Гагарин белән 108 минут” дигән чаралар оештырылды.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн (26 апрель) якынлаша. Шагыйрьгә багышлап шигырь язабыз, иҗади очрашулар, укулар оештырабыз. Күпмедер дәрәҗәдә Тукайны белә башладык...  Тукайның гомере кыска булды дибез, ә ул мәңгелек!

Арча районында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган эксклюзив йөгереш чарасы - " ТУКАЙ марафоны» быел 20 апрель көнне булачак. Старт алды программасы иртәнге 9.00 да башлана. Спортчылар һәм тамашачылар өчен “Зеленый фитнес” проектыннан актив күнегүләр, яшьләр флешмобы һәм татар радиосы алып баручысы Рамил Шәрәфиевтан төрле бүләкләр уйнатылачак.

11-16 апрель көннәрендә Алексинда (Тула өлкәсе) бочча буенча Россия чемпионаты узды. Милли ярышлар стартына илнең 22 төбәгеннән 98 спортчы чыкты, алар 7 комплект медаль өчен көч сынашты.


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

15  апрель  көнне  Өчиле  төп  гомуми  белем  мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллык туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!»  IV районара  иҗат  фестиваль –конкурсы  үтте.


12
апрель, 2019 ел
җомга

Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы  Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International