12 нче апрель көнне Лесхоз мәктәбе базасында шәһси һәм команда беренчелегенә спорт туризымы буенча ярышлар уздырылды
Укучыларны техник юнәлештәге дәресләргә җәлеп итү, теоретик һәм практик белемнәрне күтәрү уе белән 2019 елның 12 апрелендә Арча Укучылар сараенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы белем бирү учреждениеләре укучылары арасында гади пневморакетомодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булып узды.
“Арча КСМы” ширкәте төзүчеләренең могҗизалар тудырырга сәләтле булулары турында язган бар инде. Иске Чүриле авылына баргач моның шулай икәнлегенә тагын бер тапкыр инандым.
Арчаның 1нче һәм 3нче мәктәп укучыларының туган җиребезне сурәтләгән рәсемнәре киләчәктә Арча районының тарихын, бүгенгесен чагылдырган мультфильмда урын алырга мөмкин.
Узган атнада Арча үзәк мәчетендә мөгаллимәләр бәйгесе булды. Анда барлыгы унбер мөгаллимә катнашты. Дөресрәге, барлык мөгаллимәләр алдында ачык дәрес бирде, үз эшчәнлеге белән таныштырды.
Аллаһы Тәгалә Адәм балаларын Җир йөзенә парлы итеп яралткан. Пары Җир шарының икенче ягында яшәсә дә, насыйбы булгач кеше аның белән очрашып кавыша, гаилә кора.
Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырган “Татар кызы” проекты популярлашып китте һәм ел да үткәрелеп килә торган матур чарага әверелде. Шушы көннәрдә Арча Мәдәният йортында “Татар кызы – 2019” бәйгесенең зона этабы булды. Анда Арча, Питрәч, Теләче, Кукмара, Яшел Үзән, Лаеш, Апас, Әтнә районнарыннан килгән сигез гүзәл катнашты. Безнең районнан татар гүзәле исемен яулау өчен Арча район балалар китапханәсе китапханәчесе Гөлназ Шакирҗанова көч сынашты һәм уңышлы чыгыш ясап, ярымфиналга үтте.
2018 ел Татарстан кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча иң яхшы Бөтенроссия проектлар конкурсында 14 грант отты. Безнең район да конкурста “Кечкенә шәһәрләр” номинациясендә катнашты, әмма грант ота алмасак та, финалга үттек һәм экспертлар тарафыннан безнең проект уңышлы дип бәяләнде.
Арчаның Үзәк китапханәсенең уку залы бу юлы үзенчәлекле кичәгә җыйды: райондашыбыз “к” хәрефеннән генә башланган сүзләрдән торган китабын тәкъдир итте.
"Киләчәккә юл салганда, Татарстан үзенең тарихын онытмый. Аның төп бурычларының берсе 1920 елда ТАССР төзелү белән бәйле. Бу вакыйга аның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешендә бик мөһим роль уйнады».
ТАССР төзелүнең 100 - еллыгына багышланган «Татарстан гасыры» халык белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениясендә «Татармультфильм» берләшмәсе мәдәни чарасы үткәрде.