ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 29 апрелендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны  эшләячәк.

7 апрель көнне Буа шәһәренең " Яшьлек «спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында гади авиамодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Язгы каникул чорында Арча муниципаль районының " Укучылар сарае» балалар бакчасында активлар мәктәбенең чираттагы утырышы узды .

Район башлыгы Илшат Нуриев 3 апрельдә “Кишет”, “Ашыт”, “Ташкичү”, “Ашытбаш” хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән танышты.

Апазда яшәүче Гөлчирә Закирова шушы көннәрдә 95 яшен тутырды. Бу уңайдан аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Юбилярны Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков та тәбрикләде.

Арча халкы спектакль карарга ярата. Арча Мәдәният йортында атна буе рәхәтләнеп спектакль карадылар. Заллар шыгрым тулы иде. Үзешчәннәрне аерата үз итәләр. Белгән, таныш кешеләрнең сәхнәдә уйнауларын күрү аерата күңелгә якын. Шимбә көнне район сәхнәсендә Иске Ашыт мәдәният йортының “Сәяра” халык театры үзешчәннәре Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” пьесасын сәхнәгә куйдылар. Режиссеры – шушы авылда туып-үскән Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи. Тамашачы кул чаба-чаба, көлә-көлә яратып карады.

Ул көнне кичке сәгать 6га кадәр янып-көеп волейбол карадык. Булдыра профсоюзлар! Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары эше бу. Алар укытып, тәрбияләп кенә калмый, төрле спорт ярышларында катнашырга да өлгерәләр. “Арча” спорт комплексында ике көн ярыштылар. Беренче көнне балалар бакчаларында эшләүче 8 хатын-кызлар командасы ярышты. Арчаның 9нчы һәм 11нче бакча командалары иң көчлеләр булып чыктылар. Икенче көнне алар мәктәпләрнең хатын-кызлар командалары белән уйнадылар.

Узган җомгада район умартачыларының җыелышы булды. Озын кышлардан соң бер очрашу үзе бер гомер, сөйләшер сүзләр дә күбәйгән. “Кортларны карыйсы килеп куллар кычыта башлады инде”, – диеште алар. Чынлап та, быел да мартта кортлар очып чистарыныр көннәр булмады.

Районның мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы Бөтенроссия күләмдә рәсми чаралар үткәрү өчен федераль мәйданчык булып тора. Ә бит бу дәрәҗәне һәрдаим раслап торырга кирәк. Арчалар бу статусны лаеклы рәвештә кулда тота. Аларның лидеры – Вакыйф Харисов республиканың профсоюз комитеты президиумы әгъзасы, районда гына түгел, якын-тирәдәге 10 профсоюз оешмасының да эшен, киңәшләрен биреп, көйләп тора.

26 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбе үзенә республиканың яшь талантларын җыйды. 15 районнан килгән 267 катнашучы Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XIV республика балалар иҗаты конкурс-фестивалендә җыр-моң, төрле уен коралларында уйнау буенча көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International