ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Түбән Камада узган “Гаҗәеп гаилә – 2019” 2нче республика мәдәни-тернәкләндерү конкурсында республиканың 12 пары үзләренең сәләтен күрсәтте. Конкурсны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәкара оешмасы һәм Түбән Камадагы җирле оешмасы оештырган.

Арча Укучылар сараенда биш ел традицион карате түгәрәге эшли. Тренер Геворг Саргсян атнага ике көн Казаннан килеп балаларны үз-үзен яклау һәм һөҗүм итү алымнарына өйрәтә. Арчада 50 бала әлеге түгәрәккә яратып йөри, еш кына республика, Россия күләмендәге ярышларда катнашып, уңышларга ирешәләр.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 28-31 март көннәрендә Пермь өлкәсенең  Марковский посёлыгында ябык бина шартларында  җәяүлеләр дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Бөтенрәсәй ярышлары узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Укучылар сараеннан  Габделбәров Дамир һәм Гәрәева Алинә дә катнашты.

2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвовның гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүе узачак.

2019 елның 12 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк

      Язгы каникуллар вакытында  Арча Укучылар сараенда белем бирү мәктәпләре арасында шахмат  буенча шәһси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде:

1 төркем  - 7-9 яшьлек малайлар  һәм кызлар;

2 төркем – 10-12 яшьлек малайлар  һәм кызлар;

3 төркем -  13-15 яшьлек егетләр  һәм кызлар;

4 төркем -  16 -18  яшьлек егетләр  һәм кызлар арасында иң көчле уенчылар билгеләнде

     1,2,3 нче урын  алган укучылар медальләр һәм грамоталар белән, ә призлы урын алган командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.

Язгы каникуллар вакытында  Арча Укучылар сараенда мәктәп  укучылары арасында шашка  буенча шәһси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары уздырылды.

Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелд:

1 төркем  - 7-9 яшьлек малайлар  һәм кызлар;

2 төркем – 10-12 яшьлек малайлар  һәм кызлар;

3 төркем -  13-15 яшьлек егетләр  һәм кызлар;

4 төркем -  16 -18  яшьлек егетләр  һәм кызлар арасында иң көчле уенчылар билгеләнде.

      1,2,3 нче урын  алган укучылар медальләр һәм грамоталар белән, ә призлы урын алган командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.

      Призлы урыннарны алган  укучыларны, мәктәпләрне грамоталар  һәм медальләр  белән бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин),   балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә безгә Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин.

Язгы каникул вакытында  Хәсәншәих мәктәбе базасында 2003-2006 нчы елгы  егетләр һәм кызлар һәм 2007 нче елгы малайлар һәм кызлар  арасында бадминтон  буенча ачык  шәһси һәм команда  беренчелегенә  ярыш уздырылды.                   

            Ярышларны әзерләүне һәм үткәрүне Арча Укучылар сарае һәм Хәсәншәих мәктәбе гамәлгә ашырды. Ярышның төп хөкемдары Мостафин Рифат Рәхимҗан улы булды, Хәсәншәих мәктәбе физик тәрбия укытучысы.

            Ярыш Татарстан Республикасының  бадминтон федерациясе тарафыннан расланган кагыйдәләр буенча үткәрелде.


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Арча Боз сараеның “Драконы” командасы хоккейчылары район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Бар да кара костюм, ап-ак күлмәк, галстуктан. Янәшәләрендә тренерлары Рафис Миңнуллин, укытучылары Дмитрий Сергиев. Хоккейчы малайлар, тезелешеп басып, район башлыгы белән күрештеләр. Матур һәм дулкынландыргыч күренеш...

Районның Мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны әти-әниләре белән бергә кунакка чакырды. Бүләкләр белән ЮХИДИнең профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, Арчаның 6нчы мәктәбеннән волонтерлар да килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International