Ул көнне яз кояшының якты нурлары иртәдән күңелләрне эретте. Иске Кенәрдә яшәүче Мансура Сәлахова йөзеннән дә нур бөркелә иде. Янында оныклары, балалары, өстәлдә сый, шуңа өстәп Арчадан да җитәкчеләр котларга килгән үзен. 90 яшьлеге белән.
Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов.
2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә илебездә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, районыбыз җирлегендәге мәдәният-күңел ачу учаклары да 2018 елның 4 декабрендә узган Россиядә Театр елын ачуга бәйле вакыйга агымына кушылды. Һәм шушы көнне районда клуб, мәдәният учреждениеләрендәге драма коллективларының “Театр – үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан” дип исемләнгән театраль фестиваль старт алды, коллективларның чыгышын бәяләр өчен жюри сайланды. Март аенда фестивальнең җиңүчеләре дә билгеле булды. Шул уңайдан, без Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов белән әңгәмә кордык.
Әлегә Татарстанда боз, ташулар кузгалмаган. Төнге салкыннар елгалардагы хәрәкәтне тоткарлый, боз һәм карның кинәт эрүенә ирек бирми. Кар акрынлап эри.
Әмма метеорологлар: “Тынычланырга иртәрәк, – диләр. – Яз көтелмәгән хәлләр дә алып килергә мөмкин. Һава торышын күрәсез, кар өстәлеп тора…” Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында ТР премьер-министры Алексей Песошин: “Кайбер районнарда ташулар хәвефле хәлләр тудырырга мөмкин”, – дип белдерде. ТРның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урынбасары Николай Суржко хәбәр иткәнчә, республиканың елга буенда урнашкан 8 районында су басу куркынычы бар. 8 районның берсе – Арча районы.
Районның халыкны сак-лау идарәсе җитәкчесе Артем Лесенко:
– Арчада Казансу елгасының су күтәрелү дәрәҗәсе гидрологик комплекс ярдәмендә автомат рәвештә тикшерелеп тора, – дип сөйләде. – Әлегә су басу куркынычы юк. Районда Көтек биясендә, Югары Пошалым сулыгында һәм Шушма елгасында су күтәрелү дәрәҗәсен тикшереп тору буенча өч пост оештырылды. Анализлар иртәнге сәгать 8дә һәм кичке сәгать 4тә алына. Халыкка да язгы ташуларга әзер булып торырга киңәш ителә. Каникул вакытлары, балаларны елга буйларына җибәрмәскә кирәк.
Халык белән аралашу, аларның моң-зарларын тыңлау, проблемаларын барлау максатыннан чәршәмбе 27 март көнне район җитәкчеләре, вәкилләре, депутатлары районыбыз авылларына юл алды. Тик бу бер тапкыр гына була торган чара түгел. Мондый очрашулар быел һәр айның соңгы чәршәмбесенә планлаштырыла. Бу юлы 18 авылның тормыш-көнкүреше белән таныштылар.
Мин үзем район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова белән Наласага юл алдым. Гражданнар белән очрашу Наласа мәдәният йортына билгеләнгән иде. Тик килүче кеше булмады. Әмма бу безне аптыратмады. Димәк, проблема юк. Алай ук дип әйтү дөрес тә булмас инде. Хәзер тормыш проблемалардан гына тора. Әмма биредә аларны халык белән бергәләп вакытында чишеп баралар.
Наласа юлсызлыктан тилмерде. Үзара салым чыкканчы ук наласалар өчәр мең сум акча җыеп, юлларны карадылар. Хәзер әнә авыл эчендәге юллар яхшырганнан яхшыра. Иң сөендергәне, авылга керү юлы асфальт.
Аннан тыш, фельдшер-акушерлык пункты салынды, мәдәният йортына, мәчеткә, мәктәпкә ныклап төзекләндерү үткәрелде, зиратлар вакытында каралды. Иң зур проблемаларының берсе балалар бакчасы иде, анысы да хәл ителгән, быел кырык урынлык яңа балалар бакчасы төзелеше башланачак.
Болар барысы да авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированың халык белән тыгыз элемтәдә торып эшләве, абруе нәтиҗәседер дә, диясе килә. Аннан Илфира Рамазановнаның үҗәтлеге дә бар. “Депутатлар белән очрашканда алардан ярдәм сорыйм һәм ярар, дигән сүзләренең “я” хәрефен генә ишетәм икән, интернет аша аларга хатлар язып, вәгъдәләрен үтәгәнче аралашам. Шунсыз сүздә генә кала бит ул”, – дигәне хәтердә. Аннан иганәчеләр белән дә бик тиз уртак тел таба ул. Шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда зур гына күләмдә эш башкарылган. “Игенче” агрофирмасы да һәрчак булышырга әзер икән. Бу үзе зур ярдәм инде.
Әгәр исән булса, драматург Гафур Каюмовка март аенда 60 яшь тулган булыр иде һәм Арча Мәдәният йортындагы сәхнә түрендә бу кичә икенче төрле рух алып, ул үзе елмаеп утырыр иде.
Иде... Аянычлы үлем аны җәй аенда арабыздан алып китте. “Җидегән чишмә” халык театрында режиссер булып эшләгән Гафур Шәкүр улы сәхнәдә егылып, фаҗигале рәвештә мәңгелеккә китеп барды. Аяусыз үлем татар әдәбияты талантлы драматургын югалтса, татар сәнгате сәләтле артист, режиссерсыз калды. Арча районы мәдәният идарәсе оештырган искә алу кичәсе Гафур Шәкүр улының рухына дога булып ирешсен.
Кичәгә килгән һәркемнең күңелендә аның белән бәйле истәлекләр, җылы хисләр, матур мизгелләр. Ә искә алырга килүчеләр райондашларыбыз, сыйныфташлары, авылдашлары, дуслары гына түгел, яшьлегендә ул эшләгән Г.Камал исемендәге, Әлмәт шәһәре театрлары артистлары-хезмәттәшләре, театр училищесында бергә укыган курсташлары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары. Аларның чыгышын Гафур абый тамашачы залыннан елмаеп карап утырадыр кебек. Үзенә генә хас елмаюы бар иде аның. Ул әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый, ирен читендәге шул елмаюы йөзен яктырта, “Мине тыңлый микән соң ул?” – дип уйлап куясың. Тыңлый, әлбәттә, бөтен җөмләңне хәтереннән үткәрә һәм гадәти генә тормышчан киңәшен әйтеп куя. Аның сүзләре инде сиңа канат куйган кебек була. Бер җылы сүз җитә дигәндәй, сүзе, киңәшләре белән күп татар баласына ярдәм иткәндер Гафур абый. Якын аралашкан кешеләр хәтерендә ул гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле, спектакльгә кирәк дисәләр, аягындагы башмагын салып бирә ала торган кеше буларак калды.
Арча станциясендәге мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова Резедә Гарифуллинаның “Бәхет гөле” пьесасын карарга дәште. “Килми калма!” – диде.
Төшсәм, исем китте, үз районыбыз кешесе Резедә Гарифуллина язган әсәр икән бит бу! Без Резедә ханымны кызыклы радио тапшырулары оештыручы, оста итеп спектакльдә уйнаучы буларак беләбез. Инде менә хәзер Резедә ханым бөтенләй икенче яктан ачылды: драматургия өлкәсендә үзен сынап карарга булган. Үзе театрда уйнаган артистның язып та карыйсы килә торгандыр... Бик хуп! Язучыларыбыз булып торсын.
Резедә ханым спектакльне булган вакыйгаларга таянып язган. Соңыннан: “Кодагый Халидә башыннан үткән хәлләр болар”, – диде. Кыскача гына эчтәлек. Егет армиядән кайтып, яраткан кызына өйләнә. Балалары туа. Әмма бәхет озакка бармый. Ир юл һәлакәтендә вафат була. Хатыны икенчесенә авырлы булып кала. Кызы туа. Тагын бәхетен сынап карый. Икенче ире йөрәк чиреннән үлеп китә. Ана балалары белән бәхетле. Әле дә ярый, алар бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин 23 мартта Яңа Кенәр авылында яшәүче Гадилә Шәмсетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Гадилә апа Балтач районының Чутай авылында туган. Урта белем алгач ул Кызыл Юл район Советында эшли башлый. 1948–1952 елларда Кызыл Юл МТСында секретарь-машинистка була. Аннан соң саклык банкында, Тукай промкомбинатында, азык комбинатында эшли.
Һәр бала нәрсәгә дә булса сәләтле була, ди педагоглар. Аларның сәләтен үстерә белергә генә кирәк. Республикада “Талантлар университеты” эшләп килә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә белгечләр төрле программалар уйлап табалар.
Менә әле яңа гына Арчаның Мәрхәмәтлек үзәге (җитәкчесе Миләүшә Шакирова) мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләрен очрашуга чакырды. Казаннан республиканың “Талантлар университеты” координаторы Алина Горячева кайтты. Алина Сергеевна әти-
әниләргә баланы бәхетле итү, аның сәләтен үстерү юлларын аңлатты, ярдәмлек-китаплар өләште.
Баланы ничек бәхетле итәргә? Мөмкинлекләре чикләнгән балалар биг-рәк тә моңа мохтаҗ. Тормыштагы, тирә-юньдәге матур күренешләрне күрә һәм сөенә белү – үзе бер бәхет бит ул! Менә шуңа өйрәтергә кирәк баланы. Ә бит көндәлек тормышта уңай тәэсирләр алырлык күренешләр күп. Мәсәлән, яңа көн туа. Ә нишләп әле яңа көн туганга, кояшка сөенмәскә?! Йокыңнан торгач, төрле хәрәкәтләр ясарга да иренмә. Өстәл янына килеп утыргач, ризыкны да, куанып кабул ит. Көнне шуннан башла.
Чын мөселман эшләгәнен сөйләп йөрмәс, ә гамәлләре белән күрсәтер, диләр. Бу сүзләр нәкъ Шушмабаш авылы мәчете имамы Рөстәм хәзрәт өчен әйтелгән сыман. Тыйнаклыкның бер үрнәге ул: бервакытта да үзен күрсәтергә яратмас, нинди генә изге гамәл кылса да, күләгәдә калырга яратыр.
Халык арасында электән килгән күзаллау яши – авылның мулласы дигәч, күз алдына таякка таянган, өлкән яшьтәге, кечкенә генә ак сакаллы бабай килә дә баса. Тик безнең районда инде шактый вакыт бу күренеш артка таба чигенеп бара – имамнар яшәрә, шөкер. Яше кырыкка җитмәгән имамнарыбыз да ике дистәләп бардыр. Шундыйларның берсе – Рөстәм Йосыпов. Авылдашлары, күрше-тирә авыл халкы үз итеп, “безнең Рөстәм” диләр аны. Үзе дә авылдашлары турында яратып сөйли шул: “Авыл халкы дини йолаларны саклап яшәргә тырыша, – ди горурланып. – Биш вакыт намазга кеше күп йөри алмаса да (дөнья мәшәкате бар бит, күпләр эштә), җомгаларда 20-25 кеше булабыз. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә җомганы калдырмаска тырыша. Авылдашлар белән Рамазан аен көтәбез инде, Аллаһы Тәгалә исәнлектә күрергә язсын. Чөнки Рамазанда мәчеттә авыз ачтыру мәҗлесләре уза, авылдашлар шул мәҗлескә өлешләрен кертергә тырыша, ураза тотучыларны тәмле ризыклары белән куандыра. Мәҗлес уздырырга дип өстәлләрне, сөйләргә вәгазьләрне барлый башладык инде. Авылда тәравих намазына 60-70ләп кеше йөри: олылар да, балалар да”.