Яңа Кенәрдә яшәүче Сәгыйдәбану апа Хәбибуллина 2 гыйнварда 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды.
Кәче мәктәбе үзен күрсәтте! Гомер буе башлангыч сыйныфларны укыткан Рида апа Миннебаеваның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәктәпкә (директоры Нияз Муллаәхмәтов) кунакка чакыргач, юбиляр аптырап-каушап кала, ниндирәк очрашу буласын күз алдына китерә алмый. Дулкынлана. Соңыннан коллективка рәхмәт әйтеп бетерә алмады...
3-6 гыйнварда Шәмәрдәндә яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булды. Арча районының 2005-2006 елгылардан торган “Торнадо” командасы – беренче, 2003-2004 елгыларныкы (икесенең дә тренерлары Р.Насыйбуллин) икенче урынны яулады.
Каникулның соңгы көнендә “Арча” спорт комплексында йөзү буенча ярышлар булды. Бу юлы ярышларны икегә бүлеп үткәрделәр. Зурраклар 6 гыйнварда йөзүдә осталыкларын сынаса, ә 2007, 2008, 2009, 2010 елгы малайлар һәм кызлар 8 гыйнварда ярышты. Ярышка Казан, Яшел Үзән, Кукмарадан да килделәр. Бу йөзүчеләргә үзләрен сынау өчен кызыклы иде. Малайларга ияреп, үзем дә ярыш карарга бардым.
Узган ел Түбән Курса авылында өч бала атасы Алмаз Зәйнетдинов агач астында калып фаҗигале төстә вафат булган иде.
Алмаз Зәйнетдинов күп еллар Урта Курса мәктәбендә волейбол буенча тренер булды, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшләп күп спортчылар әзерләде. Декабрьдә аңа 36 яшь кенә туласы иде...
Аның исеме ике өлештән тора: гыйлем һәм шәех. Гыйлем белем дигәнне аңлата, шәех – ул көчле шәхес дигән сүз. Бу исемне әнисе ягыннан булган бабасы куша. Шәймәрдән бабай Саба районының Югары Симет авылында указлы мулла була.
Әти-әниләрне кызыксындырган сораулар буенча Арчаның 2нче мәктәбе педагог-психологы Венера Галиева белән әңгәмә оештырдык.
– Матди кыйммәтләр белән балалар кечкенә вакыттан ук кызыксына башлый. Интернет челтәре аша акчалы булуның төрле юлларын эзлиләр. Кайберләре әнисенең акча янчыгына кереп чыгудан да кыенсынмый...
Яңа ел якынлашуын иң элек балалар сизә. Чөнки бала күңеле самими, эчкерсез. Ә менә зурларны тормыш мәшәкатьләре баскан. Аларның бәгырьләренә кышкы кар салкыны сеңгән. Әле ярый Яңа ел тылсымына кушылып күңел ачарга шул балалар бар. Алар булмаса, өлкәннәр яңа ел килгән-киткәнен сизмәсләр дә иде.
3 нче гыйнвар көнне Арсча Укучылар Сараенда "Иң яхшы Яңа ел рәсеме" конкурсы утте.
Арча муниципаль районында иң яхшы бизнес-идеяләр һәм проектлар конкурсының сайлап алу этабы узды. Тикшерелгән барлык гаризалар арасыннан конкурс комиссиясе түбәндәге проектларның авторларын ачык яклауга үткәрергә дип карар кылды.