“Арча КСМы” ширкәте призына волейбол буенча ачык беренчелек үткәрү матур традициягә әверелеп китте. Узган шимбәдә волейбол спорты сөючеләр яңадан Арчага, “Арча” спорт комплексына җыелды. Анда барлыгы тугыз команда катнашты.
“Җирлек башлыгы Илгиз Ильяс улы Гайнуллинның фаҗигале үлеме барыбызны да тетрәндерде. Бер ел эчендә ул сезнең дә, район җитәкчеләренең дә тирән ихтирамын яулап өлгергән иде. Әмма тормыш дәвам итә.
Арча үзәк стадионының нәкъ уртасында, Казансу елгасына карап торган урында тиз генә вакыт эчендә матур бина пәйда булды. Республика программасы нигезендә төзелгән яңа модульле чаңгы базасы ул. Әлеге программа 2017 елда старт алды. Беренче елны 66 миллион сумга – 11, быел барлыгы 111 миллион сумга 16 база төзелгән. Шулар арасына безнең Арча районы да кергән. Аларны төзергә акча Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленеп бирелгән.
21 декабрьдә район ветераннар советының пленумы булды. Аның көн тәртибе үк өлкән буын кешеләренә яшәргә дәрт бирә, уңай уйлар тудыра торган иде. Арча муниципаль районында өлкән буын кешеләренең озак еллар актив булып калуына ирешүне максат итеп куйган, 2019–2021 елларны эченә алган программа кабул ителде. Сүз менә шул программа тирәсендә барды.
22 нче декабрь көнне Кукмара шәһәрендә 2008-2010 нчы елгы кызлар арасында баскетбол буенча ачык турнир үтте. Турнирда "Арча" спорт мәктәбе командасы да катнашты. Тренер Хасанов Җәүдәт Абдуллович җитәкчелегендәге кызлар командасы, ярышның хуҗаларына гына оттырып, 2 нче урынны яуладылар. Кызларга алдагы ярышларда да җиңүләр теләп калабыз.
22 нче декабрь көнне "Арча" спорткомплексында "Арча КСМ" призына волейбол буенча ачык турнир булып узды. Волейбол турнирында 9 команда көч сынашты. Алар: Арча, "Яшьләр" (Арча), "Ветераннар" (Арча), Әтнә, Шәмәрдән, Балтач, Кукмара, Биектау, Алабуга командалары.
1 нче урында Алабуга командасы, 2 нче урында Арча районы командасы. 3 нче һәм 4 нче урыннарны Саба һәм Биектау командалары бүлеште. Алабуга командасы күчмә кубок белән бүләкләнде. Шулай ук призлы урыннар алучы командалар медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе утырышы булды. Анда мәдәният, мәгариф идарәләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты, волонтерлар оешмасы, яшьләр парламенты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Арча бүлекчәсе җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Кечерәк кенә авыл булса да, Урта Сәрдәдә бер генә бәйрәмне билгеләп үтми калмыйлар. Иң кызыгы шунда, анда бөтен авыл халкы катнаша. Чаралары да үзенчәлекле һәм кызыклы була. Әле шушы көннәрдә генә шаулатып иске елны озаттылар.
2019 ел өчен үзара салым акчасын 1 гыйнвардан 21 февральгә кадәр түләргә кирәк дип хәбәр итә Арча шәһәре башкарма комитеты. Йортта яки фатирда теркәлгән 18 яше тулган һәр кеше (үзе читтә яшәсә дә) 300 сум күләмендә (1 төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына 100 сум) түләргә тиеш.
Быел “Тукай” хуҗалыгында 500 башка исәпләнгән сыерлар торагы сафка басты. Мондый комплексның районда күптән төзелгәне юк инде. Инвестор Рәфыйк Хөснетдинов хуҗалыкны гел үстерү, алга җибәрү юнәлешендә эшли. Нәтиҗә дә әйбәт: бүген һәр сыердан 20 килограммнан артык сөт савалар.