Шушы көннәрдә Арча балалар сәнгать мәктәбе 55 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. 55 ел. Үзе бер тарихи гомер. Ә ул тарих кайдан башланган соң?
Узган гасырның 1962 елында Әтнәдә балалар музыка мәктәбе ачыла. Мәктәптә балаларны фортепиано һәм баянга укырга өйрәтәләр. Тагын бер елдан мәктәп Арча үзәгенә күчә. Ул елларда үзенең бинасы да булмый, кичке мәктәп бинасында укыйлар. Тарихта мәктәпнең беренче директоры булып Эдуард Җәләлов, фортепианога өйрәтүче Светлана Магизянова, баян буенча укытучы булып Гөлфия Тимергалиева калган.
Җайлап кына кыш якынлаша. Эшлим дигән кешегә бик уңай торды инде көннәр. Хуҗалыклардагы техниканың кышкы саклауга куелышын һәм ремонт эшләре торышын тикшергән комиссия аларның күбесенә уңай бәя бирде. Комиссия составында республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрит Әхмәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Раил Шакирҗанов бар иде.
“Кишет” ширкәтендә күп техника Әтнәгә күчерелгән, шуңа күрә сак- ланышына да, ремонтка да бәя бирә алмадылар. Парк территориясе буш.
“Ашыт” хуҗалыгында яңа төзекләндерелгән гаражда эшләр гөрли. Комбайннар саклауга куелган, авыл хуҗалыгы машиналары ремонты әйбәт оештырылган.
Носы мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе Сүрия Ганиевадан: “Күпме терлек тотасыз?” – дип сорагач: “Әйтмим, – дип елмаеп җавап бирде. – Алайса, шул сыерыңны саклап, ял итәргә дә бармыйсыз, дип сүгәсез!” “Башваткыч” уенында уены-чыны белән әйтелгән сүзләрдә дөреслек бар иде.
Район мәгариф учреждениеләре проф- союз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов үз хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында кайгырта белә. “Эшебез бик кыен, ял да итә белергә кирәк”, – дип, педагогларга, техник хезмәткәрләргә санаторийларга, ял йортларына ташламалы юлламалар алып бирә, диңгез буена ял итәргә җибәрә. Әмма кайберәүләр мондый мөмкинлекләрдән файдалана белми. Профсоюз лидеры шуңа борчыла. Бу турыда ул Сеҗе мәктәбендә булып узган семинарда да әйтте. “Быел 84 юллама алдык, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – Гаиләдәге бер кеше башына туры килгән керемгә карап, юллама бәясенең 10, 25, 40, 60 процентын гына түлисез. 14 көнлек санаторийда 1500 сумга дәваланып, ял итеп кайтып була. “Ана-бала” юлламасының 70 процентын профсоюз күтәрә. Терлек карауны якыннарыгызга яки күршегезгә калдырып, ничек тә үз сәламәтлегегезне кайгыртырга тырышыгыз”. Пенсиягә чыгу яше турындагы мәсьәлә дә күпләрне кызыксындыра иде. Бу турыда да җентекләп аңлатты профсоюз лидеры. “Хатын-кызлар 60 яшьтән, ир-атлар 65 яшьтән пенсиягә чыгачак, – дип сөйләде ул. – Закон 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк. Киләсе елда пенсиягә чыгасы 1959 елгы ир-атларга бу закон кагылмый, әмма алар 60 яше тулганнан соң ярты елдан гына пенсия ала башлаячак. 1964 елгы хатын-кызларга да киләсе елда 55 яшь тула. Аларга да пенсия туган көннән соң ярты елдан киләчәк”.
Арчаның сәнгать, әдәбият тормышы тарихына тагын бер гүзәл вакыйга өстәлде — балалар сәнгать мәктәбендә районыбызның яшь талантларына 10нчы тапкыр Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру бәйрәме узды. Билгеле булганча, премия 30 яшькә кадәр яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге якташыбызның күркәм эшен дәвам итеп, районда яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, иҗатларына ярдәм итү максатыннан уздырыла.
Әлеге бәйгедә катнашып, тәүге тапкыр туган җирендә җиңү тәмен татыган, шул җиңүе биек үрләр яуларга этәргән иҗатчы райондашларыбызның кайберләре бүгенге көндә республикага таныш: “Казан утлары” журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, журналистлар Фәнзилә Мостафина, Динә Шәкүрова, Ләйсән Фәйзуллина. Бәйрәмгә Рөстәм Галиуллин үзе дә кайткан иде. Үзе генә дә түгел, каләмдәшләре — ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Гариф Ахуновның кызы Найлә Ахунова һәм тагын бер якташыбыз — Вакыйф Нуриев белән.
Тренерлар Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар кулы астында шөгыльләнүче район волейбол җыелма командасының уңышлары турында еш ишетергә туры килә. Алар район данын республика күләмендә никадәр якламагандыр! Әлбәттә, җыелма командада кенәрләр генә уйнамый, шулай да нигезен алар тәшкил итә, күп уйнаучы шушы мәктәпнеке.
“Арча” спорт мәктәбе укытучысы Венера Таджибаева да мактап туймый үзләрен. Узган атнада Яңа Кенәр мәктәбендә волейболчыларны бүләкләү тантанасы булды. Гадәттә, ярышлардан уңышсыз кайтмасалар да, бүләкләнүгә сәбәп булган ярыш — республика беренчелегеннән җиңүче булып кайттылар.
Кенәрләр элек-электән спорт остасы булып танылу алган халык. Бүгенге көндә дә аларның волейболчылары белән беррәттән хоккей осталары, көрәшчеләре дә республика дәрәҗәсендә алдынгылыкны бирми. Ноябрь башында Мамадышта республика беренчелегенә узган ярышларда малайлар командасы – 1нче, кызларныкы 2нче урын алып кайтты. Арча районының волейбол спорты тарихында кызлар командасы беренче тапкыр финалга чыгып алдынгы урынга лаек булды.
“Сәламәт тормыш рәвеше” рубрикасын дәвам итәбез. Без бүген сезгә Яңа Кишеттә тигезлек белән гомер итүче Руза апа белән Рәиф абый Әхмәтшиннарның киңәшләрен җиткерәбез.
Күптән түгел алар безнең редакциядә булдылар. Киләселәрен белгәч: “Рәиф абый, скрипкаңны калдырма яме”, – дип әйттек. Коллектив белән җыелып, Рәиф абыйның скрипкада уйнавын тыңладык. Моңлы көйләр башкарды ветеран. Аннан бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Рәиф абый белән Руза апа – икесе дә Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгечләр. Рәиф абый заманында Казахстанда зур совхоз директоры, Арчада колхоз рәисе, авыл Советы җитәкчесе булып эшләгән кеше. Бүген алар, балалар тормышына куанып, чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, һәр туган көннән ямь, тәм табып яшиләр.
Татарстан Республикасының ДОСААФ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы Арча сәнгать мәктәбендә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасының ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов алып барды. “Арча” спорт комплексында армия хезмәте үтәчәк егетләр командалары арасында республика күләмендәге спартакиада булды, дип язган идек инде. Ул спортның хәрби-кулланма төрләре буенча үткәрелде. Шул көнне киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале иясе Нәгыймә Таҗдаровага 130 яшь тулу уңаеннан район мәдәният учреждениеләре арасында Таҗдарова иҗат иткән образларны “Иң яхшы башкаручы” бәйгесе бара. Ул алты зонага бүленеп үткәрелә.
Кышкар авылында үткәнендә шул тирә авыллар мәдәният учреждениеләре иҗат коллективлары катнашты. Иң кызыгы, бар да аякка баскан, зур гына түгел, ә кечкенә авыллар клублары да бу бәйгегә үзләренең чыгышларын әзерләгән. Кышкар зонасына хуҗалардан тыш, Симетбаш, Яңа Кишет, Иске Кишет, Иске Йорт, Өчиле, Күкчә Бирәзә, Чиканас, Шушмабаш, Шекә, Носы, Сәрдәбаш авыллары үзешчәннәре кергән иде. Сәхнәгә яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә чыкты һәм үзләренең уеннары белән тамашачыны шатландырды.
Нәгыймә Таҗдарова турында берничә сүз. Ул 1888 елда Утар Аты авылында туган. 1926 елның көзеннән Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уйнаган. Бик күп рольләр иҗат иткән. Бәйгедә катнашучыларның да бурычы ул уйнаган спектакльләрдәге ул уйнаган рольләрне оста итеп башкару. Уйнау осталыгы гына түгел, үзешчәннәрнең костюмнарына да, гримга да, өзекнең куелышына да игътибар ителде. Бәйге булгач, жюри тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирсә, шәхсән мин үзем элеккеге заман спектакльләреннән өзекләрне дә, киемнәрне дә (каян табып бетергәннәр диген), үзешчән артистларның уеннарын да яратып һәм сокланып карап утырдым. Дөрес, кимчелекләр бар, әмма алар Нәгыймә Таҗдарова түгел бит.
Кышкардан “Зөбәрҗәт” фольк-лор ансамбленә йөрүчеләр (бар да өлкән яшьтәгеләр) Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен, андагы ишан янына өшкертергә әйберләр алып килгән мизгелне алганнар. Тере тавыкка кадәр сәхнәгә алып чыкканнар. Таҗдарова башкарган рольдә Фоадия Чубаева уйнады. Калган рольләрдә Әнисә Зарипова, Наилә Галләмова, Ләйсән Шәфигуллина, Җәүдәт Сөләйманов, Фарух Хәйретдинов. Әнә шулай күмәк күренеш белән башланып китте бәйге.
13 ноябрь – начар күрүчеләрне берләштерү көне буларак билгеләп үтелә.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Арча, Балтач, Әтнә, Биектау районнарыннан начар күрү буенча инвалидларны туплаган Арча жирле бүлекчәсе хисап жыелышы да шушы вакытка туры килде. Ул Арча үзәк китапханәсендә үтте һәм анда сукыр-
лар җәмгыяте активистлары катнашты. Очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Пенсия фонды җитәкчесе Рузилә Нурмөхәммәтова килгән иде. Очрашуны сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөфәр Зарипов ачты.
Соңгы вакытта Интернет челтәрләрдә, инстаграмда 2018 елның 20 ноябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләре бозган өчен штрафларның артачагы турында хәбәрләр басылып чыкты. Бу халык арасында борчу уятты, чөнки анда күрсәтелгән саннар бик зур иде. Әмма ноябрьнең 20се узды, штрафлар да шул килеш калды. “Бу хакта безгә бернинди күрсәтмә килмәде”, – диделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ идарәсендә. Ел саен ноябрь–декабрь айларында шундый хәбәрләр таралып ала инде. Бу да шундый хәбәрләрнең берсе булды, күрәсең. Димәк, штрафлар суммасы шул килеш калачак.
Ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга килгәндә, аларның саны кимеми, киресенчә, елдан-ел арта гына. Бигрәк тә тиешсез урында алдагы машинаны узарга чыгу, тизлекне арттыру, куркынычсызлык каешын такмыйча машина белән идарә итү, исерек килеш руль артына утыру һәм башкалар. Рейдлар, “Тоннель” операцияләре (ул быел гына да 11 тапкыр үткәрелгән) шуларны барлау һәм вакытында чара күрү максатыннан оештырыла.
10 айда гына район юлларында 552 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 252се транспорт чарасына зыян килү белән төгәлләнгән, ә 27сендә кешеләр зыян күргән, ягъни 28 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган, 4се үлем очрагы белән тәмамланган. Җәен Сабантуй көнне булган юл һәлакәтендә бер бала травма алган.