ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 12 декабрендә 12 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президентының йөкләмәсе буенча дәүләт идарә органнарында һәм җирле үзидарә органнарында гражданнырны кабул итү буенча Бөтенроссия көне үтәчәк.

Арча муниципаль районында гражданнарны кабул итү Арча шәһәренең Советлар мәйданында урнашкан 14 йортта узачак.

Органнарның компетенциясенә 131 номер белән 2003 елның 6 июнендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарын оештыруның гомуми принциплары” Федераль законының 15 маддәсенә яраклы рәвештә урындагы җирле мәсьәләләрне хәл итү керә.

(884366)3-11-33 телефоны буенча алдан язылып килергә мөмкин. (Алдан язылып килү мәҗбүри түгел).


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Әлеге язманы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗановның республика һәм районның иң алдынгы комбайнчыларын хөрмәтләү тантанасында әйткән сүзләреннән башлыйм.

– Комбайнчыларны роботлар белән алыштырып карауга омтылучылар булган, – диде ул. – Әмма абруйлы шәхесләр фикеренчә, комбайнчыны бернәрсә дә алыштыра алмаячак. Дөрес, хәзерге техникада эшләү өчен белемле кешеләр кирәк. Робот  ватылган комбайн- ны төзәтә алмый. Сез куелган күпме хезмәтнең соңгы нәтиҗәсен хәл итүче кешеләр, ел буе башкарган эшләргә йомгак ясаучылар. Бу залга иң яхшыларыгыз, иң осталарыгыз җыйналган. Зур рәхмәт, сезгә!

Район башлыгы Илшат Нуриев биредә утырган кыр батырларының күбесенә урып-җыю барышында Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырган иде инде.

Арча яшүсмерләре, уңайлы автобуска төялешеп, предприятиеләр, китапханә, музей, кафелар буенча сәяхәт иттеләр. Иң башта Арчаның үзәк китапханәсенә тукталдылар. Арчаның 5нче гимназиясендә укучы 9 сыйныф укучылары иде алар. Әлеге чара Бөтендөнья эшмәкәрлек атналыгы кысаларында үтте.

Арча китапханәсендә кунакларны каршы ала беләләр. Китапханә хезмәткәрләре бик рәхәтләнеп яшүсмерләрне китап дөньясы белән таныштырдылар, китап укырга кирәклеген үтемле итеп төшендерделәр, яңа кайткан китап- ларны исәпкә алу тәрибе турында аңлаттылар, кешегә тискәре йогынты ясаучы язмалар барлыгын әйтеп, аларның аерым исемлеккә кертелүләре хакында сөйләделәр. Берничә минут ял да итеп алдылар. Ак кәгазь битенә кул сурәтен төшереп, һәр бармакка үзеңдәге уңай сыйфатларны язасың, ә уч төбенә – үзгәртәсең килгән сыйфатларны. Ак кәгазьгә кулларын ясап куйгач, уйга калдылар. Үзеңә бәя бирү җиңел түгел шул. Бигрәк тә тискәре сыйфатларга килгәндә...

18 ноябрьдә Татарстанда үзара салым акчасын җыю буенча референдум узды. Элегрәк елларда әлеге референдум сизелмичә генә узса, соңгы елларда ул сайлау вакытындагы кебек бәйрәм төсмере ала. Быел да шулай булды: иртәдән референдум узучы участокларда музыка яңгырый.

Наласа мәдәният йорты фойесында урнашкан сайлау участогына халык иртәдән килә башлады. Гадәттәгечә, гаиләләре белән киләләр. Авыл халкы бу программаның бик уңышлы булуына инанды инде. Җирлектә үзара салым акчасына һәм дәүләт ярдәменә таянып бик күп эшләр башкарылды. Хәзер урамнардан нинди  генә табигать шартлары булса да җиңел машина белән җилдереп йөрергә мөмкин. Шулай ук зират, чишмәләр төзекләндерелде. Киләсе елга да һәр кешедән 300 сум җыярга планлаштырыла. Бу акчалар зиратны коймалау эшен төгәлләүгә, юлларны карап торуга, урамнарны яктыртуга тотылачак.

Узган атнаның җомгасында Түбән Орыда шатлыклы вакыйга булды — күптән көтелгән яңа клуб ачылды. Клубны районыбызның төзелеш эшләрендә көч куючы “Эталон” ширкәте төзегән.

Республикада эшләп килүче “Авыл клублары” программасы буенча 50 кешегә исәпләнгән клубны төзүчеләр 10 ай эчендә сафка бастырды. Авылның иске клубы 1810 елда төзелгән булган. Заманында мәчет булып та хезмәт иткән клуб авария хәлендә ябылгач, авыл берара мәдәният учаксыз калды. Биредә сәнгать җанлы талантлы халык яши. Шуңа алар авылның мәдәният учаксыз калуына нык борчылды. Ә иске клуб авыл уртасында әле дә гасырдан артык хатирәләрен саклап утыра.

Мәдәният учагы ачылу тантанасына Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов  та килде.

Түбән Орының үткәне еракларга барып тоташа. Тарихтан күренгәнчә, татарларда сәнәгать барлыкка килүдә Арча районы Түбән Оры авылының зур роль уйнавы мәгълүм.  Бу авылда җитештерелгән тукыма Россия базарының 50 процентын тәэмин иткән. Биредә эшләнгән комач тукыма Урта Азия базарына да барып җиткән. Авыл халкын бу һөнәргә иң элек Бохарадан килгән белгечләр өйрәткән. Аннан соң алар Бельгиядән станоклар сатып алып, җитештерүне башлап җибәргән. Сүз уңаеннан, авыл тарихы турында тиздән тагын да күбрәк мәгълүмат алырга мөмкин булачак – авылдашлары – журналист Илфат Фәйзрахманов авылның үткәнен туплап китап бастырган. Озакламый яңа клуб шул китапны тәкъдир итү кичәсенә авылдашларны кабат җыяр.

Инстаграм һәм ватсаб аша 21 ноябрь көнне иртәдән 22 ноябрь көнне кичкә кадәр газ булмый, дигән хәбәрләр таралды. Ничек инде караңгы көздә ике көн дәвамында газсыз торып була? Элек мичкә яга идек, хәзер анысы да юк бит. Кешеләр аптырашта калган һәм шундый сорау белән безгә мөрәҗәгать иттеләр. Ә без аны Арча газ куллану хезмәте җитәкчесе Илшат Сабировка юлладык.

– Әйе, төзекләндерү-торгызу эшләре белән бәйле рәвештә газ бирү туктатылып торачак. Тик ул сез әйт-
кәнчә ике көн бармаячак, ә 22 ноябрь көнне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Дөрес, тәмамланып җитмәсә, кичке 7-8ләргә кадәр бару ихтималы да бар.

– Ни өчен ноябрь аенда? Көннәр салкынайгач? Яшь балалы гаиләләр бар. Алар нишләр?

– Бу бездән тормый. “Газпром трансгаз” ширкәте төзегән график нигезендә эшләнә.

Ел да 8 меңнән артык татарстанлы армия хезмәте үтәргә китә. Татарстан Республикасы 2008 елдан бирле егетләрне армиягә әзерләү буенча беренче урында.

Безнең Арча районы да бу юнәлештә даими һәм зур эш алып бара. Егетләребез турында мактау хатлары гына килү шуны исбатлый. Ә район алар өчен барын да эшләргә тырыша, җитәкчеләр катнашында тантаналар оештырып, хәзрәт хәер-фатихасын биреп, ел дәвамында хәлләрен белешеп, характеристикалар соратып алып, котлау открыткалары җибәреп тору да безнең районны бизәүче дәлилләр.

Узган атнаны шундый тантаналарның берсенә район башлыгы Илшат Нуриев үзе килде. Бу көнне армия сафларына китүче җиде егетне әти-әниләре белән чакырганнар иде.

– Мин үзем флотта хезмәт иттем. Бик зур тормыш мәктәбе ул армия. Безнең чорда киенү дә, туклану да яхшы түгел иде. Аллага шөкер, хәзер кайнар нокталар юк. Физик һәм рухи яктан әзерлекле булсагыз, курка торган түгел. Без сезне онытмыйбыз, хәлләрегезне белеп торабыз. Ә сез әти-әниләрегезгә мактау хатлары килерлек итеп хезмәт итегез. Исән-сау йөреп кайтыгыз, – диде Илшат Нуриев һәм егетләргә бүләкләр өләште.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Безнең район командасы әнә шулай шәп кәефтә бау белән тартышырга керде. Тәвәккәлләр, үз көчләренә нык ышанган егетләр. Аларны алда хәрби хезмәт көтә. Көндәшләре гәүдәле Казан егетләре иде. Бар да игътибарны ике көчле командага юнәлтте... Кем җиңәр?!

Редакциягә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Сорауларны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Ришат Хуҗинга бирдек.

Күптән түгел районда “Сәламәтлек мәктәбе” программасы кысаларында семинар-киңәшмә булды. “Анда чыгыш ясаган табибларның киңәшләре район халкы өчен бик файдалы булачак”, – диде безгә район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова. Һәм безне медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле эндокринолог Татьяна Никишова белән очраштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International