Прокуратура таләбе буенча мәктәпләргә видеокүзәтү системасы куелачак.
Арча районы прокуратурасы укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында мәгариф һәм террорчылыкка каршы тору турындагы законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.
14 мартта Бөтенроссия “Язгы изге эшләр атналыгы” акциясе кысаларында Арча үзәк китапханәсендә, Халыкара елгалар көне уңаеннан, акция узды. Акциянең максаты – киң җәмәгатьчелекне шәһәребез һәм районыбызның экологик проблемаларына игътибар иттерү.
9 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелек тармагындагы ике айлык эшкә йомгак ясады.
Марат Әхмәтов республикада быел ике айда терлек һәм кош итенең 3 процентка күбрәк җитештерелүен билгеләп үтеп, сөт җитештерү темасына тулырак тукталды. Ике айда 200 мең тоннага якын сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чорындагыдан 3 процентка артык.
Роза апа Нуретдинова икенче төркем инвалид. 83 яшендә булса да, өй тирәсендә йөри, ашарына пешерә.
– Тик еракларга бара алмыйм. Тын бетә, бот төбеннән аяк хәлсезләнә. Шулай да кайчакта каршыдагы кибеткә чыгып керәм әле, – ди ул. – Минем ярдәмчеләрем бар, Аллага шөкер. Халыкны социаль яклау бүлегеннән шәфкать туташы Рамилә Борһанова белән социаль хезмәткәр Зәйтүнә Гатиятуллина килеп, сәламәтлегемне кайгыртып торалар, йорт эшләрендә булышалар, кибеттән азык–төлек алып кайтып бирәләр. Бик әйбәт кызлар, күз тимәсен.
7 мартта Арча Мәдәният йортында “Арча гүзәле – 2018” бәйгесе узды. Районыбызның чибәрләрдән-чибәр 7 кызы шушы исем өчен көч сынашты.
Кызларның булдыклылыгы бәйге барышында ачыла барды: һәммәсе чибәр, һәммәсе нәрсәгә дә булса сәләтле. Хәтта сәясәт буенча да үз фикерләре бар. Видеоязмалар аша үзләренең сәләтен, кызыксынуларын, яраткан эшләрен, буш вакытларының ничек узуын тәкъдим итүне кызлар сәхнәдә җыр-биюле чыгышлары белән тулыландырып, талантларын да күрсәтте. Конкурсантларны һәм тамашачыларны котлап, эстраданың талантлы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов, Арчабызның һәвәскәрләре Расих Галимҗанов, Рәсим Низамиев, Данис Гайфуллин дәртле җырлар бүләк итеп, кичәне тагын да ямьләде.
Район мәгариф учреҗдениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов педагогларның, техник хезмәткәрләрнең сәламәтлеген гел кайгыртып тора. Уку елы дәверендә алар әледән–әле спорт ярышларында катнашалар. Әле кайчан гына йөзүдә сыналсалар, бу юлы 44 башлангыч профсоюз оешмасыннан 181 кеше Арча стадионында чаңгы ярышында катнашты.
Быел да зур эшләр көтә
12 мартта район Мәдәният йортында Арча шәһәрендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров катнашты.
– Мондый җыеннар һәр авыл җирлегендә узды, – диде район җитәкчесе Илшат Нуриев. – Менә сезнең белән дә узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясап, алдагы планнар турында фикерләшеп, киңәшеп алырга булдык.
Арчаның алтынчы мәктәбендә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте вәкилләре райондагы уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашты. Әлеге чараның максаты – яшьләрне социаль, икътисади проектларга тарту.
Рәсәй халкына 2010-нчы елга кадәр 4-тән артык телевизион тапшырулар программасын карау мөмкинлеге юк иде. Шул ук вакытта аналог телевиденисен тапшырулар программасын арттыру, үстерү дә соңгы чигенә җиткән иде.
Сезне Халыкара хатын–кызлар көне 8 Март белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!