ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

Арча агросәнәгать көллиятенең хезмәткә өйрәтү остасы Рөстәм Гарипов озак еллар намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгына квалификацияле белгечләр әзерләве өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Башта бер урында урнашкан булса, көллият бинасы ныклап төзекләндерелгәннән соң музей урынын үзгәртте. Бик матур, бай эчтәлекле музей булса да, тормыш алга бара бит. Аңа да үзгәреш һәм яңарту, фәнни материаллар белән тулыландыру, чын музей ясау кирәклеге үзен сиздерде

Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция бүлекчәсендә яки безнеңчә паспорт өстәлендә электрон чират барлыкка килде. Ягъни талон алып, чиратка басасың. Әмма аңа карап чират кимеми. Кайчан карама, ишек төбендә чират була. Тик моны җиңеләйтү һәм сәгатьләр буе чират торудан котылу юллары бар бит.

Сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручыларның һөнәри осталыгы буенча бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучыларны бүләкләү район күләмендә зурлап үткәрелде. Бүгенге көндә инде кайберәүләр зона ярышларында да катнашты. Анда җиңү бәхете елмаймаса да, катнашу, тәҗрибә туплау, фикерләр алмашу үзе кыюлык, һәрберсе өчен мөһим. Конкурста катнашкан һәр педагогның үз эш алымы һәм күрсәтерлек эше бар.

Үткән шимбәдә Арча стадионы чаңгычылар белән шау-гөр килеп торды. Кышкы спартакиада кысаларында үткәрелгән әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Ватанны саклаучы көне уңаеннан “Арча” спорт комплексында күп чаралар узды. Шуларның берсе – волейбол буенча ачык район беренчелеге.

Яңа Кенәр авылында Ришат Галиуллин истәлегенә 2004–2005 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол турниры узды. Яшь спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев тәбрикләде.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Арча  Укучылар  сараеның  “НУР”  балалар  телерадиостудиясе  Дамир  Таҗиев  җитәкчелегендә  Киров  шәһәрендә  булып  кайтты.  Анда  алар  XV  Бөтенроссия  кыска  метражлы  фильмнар  фестивалендә  катнаштылар.

Февраль аеның 22сеннән 25 кадәр Республикабызның Кукмара районында  укучы балалар арасында унсигезенче тапкыр чаңгы туризмы буенча спартакиада булып узды.


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

21 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International