ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Әле яңа гына кар астыннан башын калкыткан беренче яз чәчкәләре –  умырзаялардай сәхнәгә чыкканнар иде. Шул арада 10 ел үтеп тә киткән. Шушы көннәрдә Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” фольклор коллективы (җитәкчесе Розалия Насыйбуллина) үз сәхнәсендә юбилеен билгеләп үтте.

Зур уңышларга ирешү өчен ун ел бик аз вакыт кебек. Әмма “Өммегөлсем” иҗатының беренче адымнарыннан ук уңышлы чыгыш- лары белән танылып китте. Район, республика фольк-лор фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулады, район сәхнәләренә бик еш чакырылды, районга килгән кунакларны каршы алу чараларыннан калмады.


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

    2-3 мартта Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстанның һәм Россиянең Халык артисты, профессор Винера Ганиева җитәкчелегендә «Сандугач-Соловей» V Халыкара вокалистлар конкурсы булып узды. Анда Мәскәүдән, Кытайдан, Башкортстаннан, Мари-Эльдән, Архангельск, Яр Чаллы һәм башка бик күп төбәкләрдән 300 дән артык бала катнашты.

Җыр һәрвакыт кешелекнең юлдашы булган. Кеше шатлыклы мизгелләрен җыр җырлап үткәрсә,кайгыларны моң белән баскан. Бер генә бәйрәм дә җырсыз узмаган.

28 февральдән 2 мартка кадәр Мамадыш районының Түбән Ошма авылы спорткомплексында 17-18 яшьлек егетләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призына Татарстан беренчелеге булды. Бил алышырга барлык Татарстаннан 41 команда составында 300 ләп көрәшче җыелган иде.


3
март, 2018 ел
шимбә

28 февральдә Мамадыш шәһәрендә «Нократ дулкыннары» исемле VI Ачык фольклор бәйгесе узды. Конкурста Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.


2
март, 2018 ел
җомга

Арча үзәк китапханәсендә 12 егет һәм кызга паспорт тапшыру тантанасы булды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция бүлекчәсе хезмәткәре Гөлира Галләмова алып барды. Китапханәче Гөлназ Шакирҗанова укучыларны паспорт тарихы белән таныштырды, аның турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Арча ДОСААФы оешмасында берничә ел рәттән инде Ватанны саклаучы көне уңаеннан шахмат ярышлары оештырылып килә. Быел ул Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин призына үтте. Анда Арча һәм Әтнә районнарының иң яхшы шахматчылары катнашты.

Хуҗалыклар җитәкчеләре белән терлекчелеккә багышланган семинар–киңәшмәнең чираттагысы “Кызыл Яр” һәм “Аю” хуҗалыкларында булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

28 февральдә Арча шәһәренең көньяк өлешендә урнашкан күп функцияле үзәктә гражданнар җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров катнашты.

Ашабаш кызы поездга тапталып үлгән, дигән хәбәр көне-сәгате белән таралды. Без шунда ук Иске Чүриле авыл җирлеге белән элемтәгә кердек. “Кызның поездга тапталу очрагы дөрес хәбәр. Әмма ул Ашабашта туып-үскән кыз түгел, Аксубайныкы. Ул Казаннан Ашабашка туган апасына кайтып йөрде”, – дип аңлаттылар безгә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International