Яңа ел каникуллары матур бәйрәмнәре, күңел ачу чаралары белән сизелмичә дә үтеп китте. Истәлекле вакыйгалары да күп булды. Шуларның берсенә генә тукталыйк әле.
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов хуҗалык җитәкчеләренә бер яңалык җиткерде.
Вакыт ничек сизелмичә үтә. Әле кайчан гына яңа елга аяк баскан идек, шул арада озакка сузылган каникуллар, бәйрәмнәр белән беренче аеның яртысы үтеп тә китте. Узган шимбәдә искечә Яңа елны да каршы алдык. Һәрвакыттагыча ул стадионда үзәк чыршы янында үтте, бүләкләргә бик юмарт һәм бай булды.
2017 ел азагында мәктәп укучылары арасында “Геройлар көне уңаеннан” үткәрелгән иншалар конкурсына йомгак ясап, нәтиҗәләрен газетага язып чыккан идек. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.
Яңа бәйге игълан ителде2018 елның 13 гыйнварына кадәр “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында “Безгә Яңа ел килә” дигән бәйге үткәрелде. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Укучыларыбыз актив катнашты, хәтта беренче ике урын өчен чын көрәш барды.
Яңа ел алдыннан Лесхоз клубы хезмәткәрләре авылдашларына зур күчтәнәч әзерләде. Төгәлрәге, алар кунаклар алып килгән күчтәнәчләрне оештырып, халык хозурына ирештерүчеләр ролендә булды.
8 гыйнварда Казанда «Кышкы палитра» республика балалар сәнгать иҗаты бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары да актив катнашты.
10 гыйнварда Казанда «Раштуа әкияте» VIII Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-бәйгесе үтте. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.
Шушы көннәрдә сөт җыючыларның берсе белән сөйләшергә туры килде. “Узган ел бу вакытта сөтнең литры 25–26 сумга җиткән иде. Быел 17–18 сумга калды”, – диде ул.
7 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Кафия Гарифуллинага 90 яшь тулды. Ул үз гомерендә күпне күргән, сугыш еллары һәм аннан соңгы чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше.