2 декабрьдә Наласа урта мәктәбендә 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча “Игенче” хуҗалыгы призына район беренчелеге үткәрелде. Арча районының 16 мәктәбеннән 109 көрәшче килгән иде. Әтнә районыннан да 11 спортчы катнашты. Алар 11 үлчәү авырлыгында көч сынашты.
29 ноябрьдә Арчада “Мәрҗани” автомарафоны үткәрелде. Ул тарихчы һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап оештырылды. Чарада теләге булган, мәгърифәтченең тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынган һәр кеше шәхси автомобиле белән яки пассажир буларак катнаша алды.
1–10 декабрь республика һәм районда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Ә 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан Арча Мәдәният йортында район сәнгать осталары катнашында зур концерт булды.
Экология елы кысаларында, шәһәр администрациясе “ЭкоТехнология” һәм “Жилкомбытсервис” белән берлектә шәһәребезнең барлык белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә калдыкларны аерым җыюны оештырды.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арчадагы территориаль бүлегендә 4 декабрьдән 18енә кадәр яңа ел бүләкләре сайлауда балалар товары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы сораулары буенча кайнар линия эшли.
Декабрь башында Арча Укучылар сараеның каратэ түгәрәгенә йөрүчеләр традицион каратэ буенча Мәскәү шәһәре кубогына узган ярышларда катнашып кайтты.
2017 елның 7 декабрендә Арча муниципаль районының эвакуация органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм формированиеләренең гражданнар оборонасы штабы белән берлектә махсус өйрәнүләре үткәрелә.
“Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Нечкәбил–2017” бәйгесенең финалы узды. Тантаналы чарада райондашыбыз Раушания Закирова “Иҗади Нечкәбил” номинациясендә җиңү яулады.
Узган шимбәдә хуҗалыклар җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов бик мөһим мәсьәлә күтәрде.
Арча–Теләче юлындагы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Айван белән Төбәк-Чокырча авыллары арасындагы трассада 27 ноябрьдә кичке якта бер бала һәлакәткә очрады (фотода фаҗига булган урын) . Ул – Арчаның 7нче мәктәбендә 7 сыйныфта укучы яшүсмер. Мәктәптән түгәрәктән кайтышы булган.