Узган атнада Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2017” республика бәйгесе булды. Анда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.
Бу юллар Арча агросәнәгать көллияте студенты, “Үрнәк” ШТК-ның шаяны Рәзил Камаловның Ялта шәһәренә студентларның хезмәт отряды белән эшләргә баргач язган шигыреннән.
Арча үзәк китапханәсендә шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән бәйге булды. Аны китапханә Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсе (җитәкчесе Алсу Зәкәрова) белән берлектә оештырды. Бәйгедә 3-7 яшьлек балалар катнашты. Максаты – мәктәпкәчә яшьтән үк балаларда милли үзенчәлекләргә карата кызыксыну уяту булды.
Үткән якшәмбедә иртәдән Яңа Кенәргә кузгалдык. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе, район волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев белән (үзе белән бүләкләр дә алган иде) ветераннарның волейбол ярышына бардык.
Таня апа (туганнары аны шулай йөртәләр) түрдән үк саф татар телендә шау килеп сәламләп бик якын итеп каршы алды. Татьяна Якимовна Пирогова булгач, без аны рус милләтеннән дип уйлаган идек.
Хәбәр иткәнебезчә, 7 декабрьдә районда гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр уза. Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча җитәкчеләрнең практик эшчәнлеген үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан уздырыла бу чара.
25 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә халык уен коралларында яшь башкаручыларның «Баш әйләндергеч бармаклар–2017» I Бөтенроссия бәйге-фестивале узды. Бәйге-фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең халык бүлеге укучылары да актив катнашты.
26 ноябрьдә Казанда «Алтын лира» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары да актив катнашты.
26 ноябрьдә Казанда «Sempre vivo» II Республика вокаль һәм инструменталь классик музыка бәйге-фестивале үтте. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да уңышлы чыгыш ясады.
Безне коммунизмда акчаның кирәге калмаячак, дип өйрәттеләр. Барып җитеп булмагач, акчасыз ничек яшәп буласын да күреп булмады. Бүген инде болар көлке генә кебек, чөнки без башка җәмгыятьтә яшибез, ә анда барысына да акча баш.