Ноябрь дүшәмбесе. Көн болытлы. Яңгыр сибәли. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан, диләр. Безнең дә көзнең яңгырлы, пычрак бер көнендә Гөберчәккә музейга барыш...
11 ноябрьдә Казанда "Талантлар дуслыгы" IX Халыкара җыр һәм бию фестиваль-бәйгесе үтте.
11 ноябрьдә Казанда "PREMIUM CLASSIC" Халыкара башкару сәнгате бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Шиһабиева Азалия (җитәкчесе Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы) уңышлы чыгыш ясады
11 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында "Кунаклашу" Халыкара халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивале узды. Татар халкының күпсанлы кунакларны үзенә җыючы милли традицион уңыш бәйрәме. Конкурс-фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары актив катнашты.
11 ноябрьдә Казанда "Талантлар дуслыгы" IX Халыкара инструменталь музыка һәм академик җыр башкаручылар фестиваль-бәйгесе булып узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да актив катнашты.
“Северный” ширкәтенең Илдус авылындагы фермасында мәшәкатьле дә, шул ук вакытта күңелле дә вакыйгага туры килдек – яңа төзелеп беткән торакка таналар кертәләр иде.
10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге иң беренче чиратта ветераннарны хөрмәтләде, 9 ноябрь көнне шәхси состав һөнәри бәйрәмнәрен сәнгать мәктәбендә билгеләп үтте.
10 ноябрьдә авыл җирлекләре башлыклары, җитәкчеләр белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 19 ноябрьдә үзара салым акчасы җыйнау буенча узачак референдум мәсьәләсенә дә тукталды.
ГТО – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексын тапшыру 2014 елның көзеннән яңадан башланды. Арча стадионында һәм тренажерлар залында ГТО тапшыручылар турында без даими яздык. Аннан... ГТО гадәти бер тормыш агымы белән бара башлады кебек.
Арча шәһәрендә төзелгән яңа урта мәктәпне ачу тантанасында балалар башкарган җырдан алынды бу сүзләр. Аларга тирән мәгънә салынган – туган тел белән туган ил бер–берсеннән аерылгысыз алар.