Узган шимбәдә “Курса МТСы” ширкәтендә терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлар катнашты.
Республика күләмендә һәр уку елында үткәрелә торган “Мәктәп укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге” конкурсына йомгак ясалды. Безнең районнан Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбеннән 1 сыйныф укучылары Ильяс һәм Сәгыйть Надршиннар, 4 сыйныфтан Илүзә Абдуллина, Наласа мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Булат Фәттахов җиңүче булдылар. Аларны Казанда “Әкият” курчак театрында котладылар.
Бүген аларда бәйрәм. Арчаның 1нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасында ел саен җәйне — Халыкара балаларны яклау көнен әнә шулай каршы алалар.
2017 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча Вәкил, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
Район прокуратурасы судка 8 җинаять эше буенча 400 меңнән артык сумга дәгъва җибәрде.
Яңа Кырлай мәдәният йортында башлангыч хәрби исәп мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарының җаваплы кешеләре белән инструкторлык–методик җыены булды.
27 нче май көнне Казан шәһәренең Пирамида залында Бөтенроссия предмет олимпиадалары призерларын һәм республика олимпиадасы җиңүчеләрен , аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы узды.
Быел район мәктәпләрендә 5258 бала белем алды. 25 майда алар өчен шатлыклы көн – “Соңгы кыңгырау” тантанасы булды. 11нче сыйныфны тәмамлаучы 193 егет һәм кыз өчен мәктәптә чынлап та соңгы кыңгырау яңгыраган көн иде бу. Алда аларны бердәм дәүләт имтиханнары, югары уку йортлары, олы тормыш юлы көтә. 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 558 укучы төп дәүләт имтиханы бирәчәкләр.
Быелгы уку елында Шушмабаш мәктәбе “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” бәйгесендә җиңеп, 1 млн. сум грант отты. Укытучылары да җиңү яулады. Ә бит бәйгедә катнашу өчен күпме мәгълүмат тупларга кирәк! Валлаһи, шулаймы икән, дип карарга мәктәпкә Казаннан бер төркем делегация кайтып төшкән. Һәм, менә, Шушмабаш мәктәбе – җиңүче!
Район мәгариф учреждениеләре профсоюз хезмәткәрләренә көн килеште. Иртәдән кояш иде. Төшке аштан соң эшкә тотындылар.